Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 март 2018, 11:37

Кышлату уңышлы бара

“Салават” җәмгыятенең Әбдрәшбаш авылындагы фермасы крестьян йортын хәтерләтә. Биредә, шәхси ихатадагыча, мал-туар, атлар, кош-корт ел әйләнәсенә үрчүдән туктамый. Нигездә, герефорд токымлы итне мул бирүче мөгезле эре терлекләр асралучы ферма дип йөртелсә дә, сарыкчылык, елкычылыкта ярыйсы уңышлы хезмәтне билгеләми булмый. Терлекләрнең бар төре дә мал азыгына күмелеп ята, дисәң дә хата түгел: ферма ихатасы тупас азыклар белән тулы, фуражы да ирекле. Кышлатудагы 130 баш мөгезле эре терлекнең бозаулары имезеп үстерелә.

Хуҗалык идарәсе, терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтеп, кул көчен минимумга калдырды. Утарга чыгарылган маллар алдына тимердән улаклар эшләнеп, сусыл азыклар шунда салына. Бу хезмәтне АКМ-9 агрегатында механизатор Олег Токмурзин (рәсемдә)башкара. Тәмләткечләр, тозы, фуражы кушып буталган сусыл азыклар ашалып бетә. Терлекчеләр исә азыкның читкә төшеп әрәм булмавы, вак ремонт эшләре өчен җаваплы. Читтән килеп эшләүчеләр өчен фермада терлекчеләр йорты, мунчасы төзелгән. Кышын юлларны, ферма ихатасын – кардан, җәен утарларны тирестән тазарту максатында алынган чылбырлы ДТ-75 маркалы трактор, рулоннарга төрелгән тупас азыкларны кертүдә файдаланучы тәгәрмәчле берничә берәмлек техника Әбдрәшбаш фермасының төп фонды исәбендә. Шуңа алар бер төрле мохтаҗлык кичермичә, кышлатуда планлаштырылган продукциясен җитештереп, маллардан сәламәт яшь үрчем алып үстерүдә нәтиҗәле эшли.

Р. Фәтхинуров.


Читайте нас: