Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 февраль 2018, 11:18

Булдыклыга эш карышмый

Борайда яшәүче ирле-хатынлы Гөлназ белән Рамил Дияровлар яшь гаиләләр исәбендә. Аларның икесе дә югары белемгә ия булса да, сайлаган һөнәрләре буенча турыдан-туры эшләми. Дияровлар, уртак фикергә килеп, маллар үрчетергә ниятли. Бу юнәлештәге эшләрен биш баш бозау алып үстерүдән, аларны симертеп, итен базарда сатудан башлый.

“Россельхозбанк”тан алынган кредит акчасына “КамАЗ” йөк машинасы, тәгәрмәчле тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары алына. Дияровлар зурәтиләре, зурәниләре туып-үскән Шабайда элекке Мәгúдән исемендәге колхозның трактор гаражының да хакын тулысынча каплый. Шуннан соң гына крестьян-фермер хуҗалыгы буларак теркәләләр. Район хакимияте, авыл хуҗалыгы бүлеге яшь фермерларны дәртләндерү максатыннан Хөкүмәт ярдәменә тәкúдим итә. Министрлыкның махсус комиссиясе каршында бизнес планнары якланган Дияровлар кире кайтарусыз грант акчасы алуга ирешә. Һәм үткән елда 1485 меңгә 24 баш симменталь токымлы буаз башмаклар кайтарыла. Аларның иртә буазлары инде бозаулаган, тудыру бүлегендәгеләреннән дә якындагы көннәрдә яшь үрчем көтелә. Фермерларга мал карауда әтиләре Фәнил белән Марат Фәтхиев ярдәмләшә.

–Без әлегә ит җитештерүдә эшлибез. Киләчәктә бәлки сөткә дә алынырбыз, әмма анысына кадәр яңа мал абзары төземичә булмый, хезмәтебезне шулай уңышлы гына дәвам иткәндә маллар ишәя, әлеге урыннарга сыймаячак, – ди киләчәктәге планнары хакында Гөлназ. – Әлегә бозаулар имезеп үстерелә.

Фермерлар көндәлек мәшәкатьләр белән бер үк вакытта сезонлы басу эшләрендәгеләрне тукландыру өчен ашханә, ял итү бүлмәләре төзи. Басу эшләре чорында пешекче хезмәтен хуҗабикә үзе башкара.

Р. Шәймөхәмәтов.


Читайте нас: