Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар 2018, 16:34

Катгый таләпләр куела

Безнең республикада, Туймазы һәм Бүздәк районнарында малларда тилчә авыруы килеп чыгу сәбәпле һәм аңа каршы көрәшү максатында катгый чаралар күрелә. Чөнки табыннарда булган күптөрле ризыклар фермаларда, шәхси предприятиеләрдә һәм ихаталарда җитештерелә. Бер авыру малдан җитештерелгән продукция байтак кешенең сәламәтлегенә зыян салу куркынычы зур икәнлеген хәтердән чыгарырга ярамый. Мондый хәлгә тарымас өчен бар халыкка, әлбәттә, беренче чиратта, мал асраучыларга терлекләрнең сәламәтлегенә, үз-үзен тотышына игътибарлы булырга кирәк.

Читтән, ветеринария белгечләре рөхсәтеннән башка, озатучы документсыз, мал сатып алу да катгый рәвештә тыела. Кызганычка каршы, республика районнарында моңа мисаллар җитәрлек һәм аларның ахыры начар тәмамлана. Маллар сәламәтлеге сагында торучылар халык арасында аңлату эшләре алып бара, профилактик чаралар үткәрә.

Район хакимиятендә республиканың Ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин, муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов һәм аның урынбасарлары, күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, район ветеринария станциясе белгечләренең тулы составы катнашлыгында шушы көнүзәк эшләргә бәйле зур киңәшмә үтте. Анда маллар сәламәтлегенә бәйле күптөрле мәшәкатьләрне башкару торышы каралып, эшлекле тәкúдимнәр әйтелеп, ветеринарларга, җитәкчеләргә җитди бурычлар йөкләтелде.

–Йогышлы авыруларга каршы бар авылларда яшәүчеләр бердәм көрәшкәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп булачак. Моны мал табиблары эше генә, дип карау хаталы, чөнки хуҗа кеше дә, малының сәламәтлегенә шикләнгән очракта, ашыгыч рәвештә хәбәр итәргә бурычлы. Менә шушы таләпләрне үтәмәгән урыннарда йогышлы авырулар тарала, – диде үзенең чыгышында Азат Җиһаншин. Аннары ул һәр авыл кешесенең бу мөһим мәсьәлә буенча кайнар элемтә номерын – 8-800-77-55-828 белергә тиешлеген искәртте. Бер районда йогышлы авыру чыкса, бөтен республикага карантин салына. Бу җитештергән продукцияңне күрше өлкәләргә чыгарып саталмыйсың, дигәнне аңлата.

Киләчәктә бар төр малларга да колакларына алар хакында мәгúлүматлар язылган бирка тагылу планлаштырыла. Бу идентификация дип атала һәм ул ике этапта башкарылачак. Беренче чиратта, мөгезле эре терлекләр, вак маллар, атлар биркалана, аннары йорт җәнлекләре белән дә шундый эш башкару көтелә.

Маллар чалуга карата булган техник регламент көченә керде. Хәзер махсус урында чалып, эшкәртелеп, ветеринария тикшерүе үткән итләр генә базарга чыгарыла. Идарәлек җитәкчесе әлеге мәсьәләдә, ягúни шундый цехлар төзүчеләргә матди ярдәм булачагын да әйтте. Ул шулай ук ветеринарларга дәвалау препаратларын саклау өчен аерым бүлмә булдырырга кирәклеген ассызыклады. Безнең районда тугыз җирдә ветеринария участогы, ике ветеринар пункт эшли, бүлмәләр исә санаулы гына. Малларны ясалма орлыкландыру алымы белән каплатуда көч салучы техникларның да шундый урыннары булырга тиеш. Хуҗалыкларда электрон озату документлары белән эшләүне дә тулысынча җайга саласы бар. Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, югарыда әйтелгән кимчелекләрне бетерү максатында ветстанция начальнигы Руслан Мәхмүтов һәм аның коллективына җитди бурычлар билгеләп, аларны булдырмау буенча катгый таләпләр куйды.

Азат Салават улы, “Урожай” хуҗалыгының Борай товарлыклы-сөтчелек фермасында булып, андагы эшләр барышы белән танышты, биредәге белгечләргә, терлекчеләргә файдалы киңәшләре белән уртаклашты.

Р. Шаматов.


Читайте нас: