Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 гыйнвар 2018, 13:47

Уңышның сере – оештыра белү осталыгында

“Колос” хуҗалыгы игенчелектә һәм малчылыкта нинди генә сынаулы ел булса да, һәр эшнең җаен табып, килеп чыккан авыр хәлдән чыгу юлларын үзләре эзли һәм таба. Чөнки монда хуҗалык җитәкчесе М. Хуҗин һәм аның уң кулы – белгечләр, эшләренә җаваплы карап, хезмәтне тиешле дәрәҗәдә оештыра белә.

Хезмәтчәннәргә уңайлыклар тудырып, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндереп, хезмәт хакын акчалата, кирәк икән, мал, печән һ.б. белән дә кызыксындырып, хуҗалык тармакларында эшчеләрне тырышып көч салырга җәлеп итү осталыгына ия алар. Эшче көче аз дип тә аптырап утырмыйлар, күрше хуҗалыклардан, хәтта башка районнардан да эш сорап мөрәҗәгать итә монда халык. Өйдә тик кенә утырсаң, берсе дә китереп бирмәгәнен аңлый алар. Малчылар, механизаторлар, гомумән, хуҗалык әгъзалары хезмәт хакы исәбенә асрар өчен малын алып, аны шул ук хуҗалык ярдәме белән үстереп, гаиләсен дә ризыклы итә, матди хәлен яхшырта алачагына да күптән төшенгән. Район үзәгеннән ерак урнашмаган Әҗәк, Яңа Мостафа авылларында буш калган өйләр әкренләп хуҗалыкка эшкә килеп, төпләнүчеләр белән тулылана бара. Кыш көннәре авыллар арасындагы юлларны колослыларның тракторлары иртәнге 4-5 сәгатьләрдә үк кардан тазарта башлый. Бу хуҗалыкка карамаган Мамады авылына алып баручы юл да ачыла, чөнки аннан да бирегә эшкә йөрүчеләр байтак. Кеше психологиясе шундый инде: кайда яшәү шарты уңайлырак, тормыш алып барырга мөмкинчелек яхшырак – шуңа омтыла. Юкса, көтүдәге мал да, тәмлерәк булып күренгән басудагы ашлыкка ымсынып, шул якка гына карап тора бит! “Колос” мондый тарту көченә ия икән, әлбәттә, җитәкче һәм оештыручы М. Хуҗинның зур өлеше бу.

Кайсыбер ел коры килүе белән аграрийларга искиткеч мәшәкать-борчулар тудырса, 2017 елның язы-җәенең яңгырлары җир кешесенең үзәгенә үтте. Авырлыкларны бердәм булып, киңәшләшеп, көнне төнгә ялгап, ниһаять, табигать сынауларын һәм һәр эшнең үзенчәлекле нечкәлекләрен хәл итеп, колослылар җиңеп чыктылар. Нәтиҗәләрнең иң күркәме – көзге байлык, иген уңышы, күпләрдән аермалы буларак, бу хуҗалыкта кар астында калмады. Җитәкченең сиземләве, фронттагыча оста маневр һәм тактикасы аркасында зур гөнаһ – ашлык басулары кар астында калу куркынычы хәл ителде, авырлыклар белән булса да, алар җыеп алынды. Тарихта бер уч ашлык кеше язмышын хәл иткән вакыйгалар искә төшеп, тәннәр чымырдый. “Колос”ның уңыш өчен, бигрәк тә быелгы көрәше олы батырлыкка тиң, әфарин! Кайгыртучан хуҗаның һәр центнеры, сыйфатына карап, чәчүлек һәм башка кирәк-ярагына хәстәрлекле бүленеп, ындырларга салынган, белеп урнаштырылган.

Малчылыкка да җан атып, үзләренеке итеп карыйлар биредә. Җитәкченең савым сыерларын, симертергә куелган үгезләрне һәм яшь үрчемне тәрбияләү буенча ашату, рационны баетып, өстәмә витаминнар кертү, токымчылыкны яңарту өстендә эшләү һәм шуларның барысын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру мәшәкатьләре – һәр көнгә режимлы хезмәт планлаштырылуы аша, белгечләргә ныклы җиткерелеп, алар тарафыннан өстәмә кайгыртучанлык, акыллы һәм төпле киңәшләр белән тормышка ашырыла бара һәм ныклы контрольдә тотыла.

Унберенче гыйнвар көнне “Колос” хуҗалыгының үткән еллык эшчәнлегенә багышланган йомгаклау отчет утырышында 2017 ел буенча һәр тармактагы ирешелгән уңышлар монда канәгатьләнерлек дип табылды. Шулай ук мал азыгы: печән, салам, сенаж, силос әзерләүләр дә, башка еллар белән чагыштырганда, мул җитештерелгән. Хуҗалык әгъзаларының хезмәт хакы 2016 елга караганда 11,3 процентка артыграк. Аның 80 проценты акчалата, 13 проценты үсемлекчелек, ә 6 проценты малчылык продукциясе белән түләнгән. Ит һәм сөт җитештерү, аларны сату барышы һәм сыйфатлары ягыннан да үткән ел белән чагыштырганда саннар үлчәме күберәк тәшкил итә. Малларның тәүлек артымы да яхшы. Әмма бозаулар туу гына 2016 елны 267 баш булса, 2017дә – 250гә төшкән. Һава шартлары тудырган уңайсызлыклар, килеп чыккан проблемалар белән һәр көнне алышып, малчылык һәм басу эшләрендә намуслы хезмәт салучылар белән чын-чынлап горурланып була биредә. Савучылар: Р.Маныкаева, Г.Вәлиәхмәтова, Л.Кадитова, И.Әхрәрова, Н.Вәлиәхмәтова, Ф.Гыйльманова, О. Кулигиналарның тырыш эшен йомгаклау җыелышында уңай бәяләп үттеләр. Мал караучылар: Д. Әхмәтов, М. Әхмәтов, В. Вәлиәхмәтов, М. Галимов, И. Князев, Н. Попков, Л. Фаршатоваларның лаеклы хезмәте дә мактауга лаек дип табылды. Механизаторлар: Р. Ситдиков, А. Замалиев, Д. Әхраров, С. Сайранов, Р. Янов, К. Шәймиев, И. Гыймалтдинов, И. Гаффанов, Г. Сибәгатуллин, И. Айгишев, Р. Садретдинов, Д. Котлыметовларның фидакарь хезмәте быелгы начар һава шартлары белән көрәшкәндә бәяләп бетергесез булды.

Һәр белгеч, җыелышта катнашучылар алдында җентекле чыгыш ясап, үткән ел эшчәнлегенә йомгак һәм агымдагы елга бурычлар һәм максатларны билгеләп, үз фикерен әйтте, һәр мизгелгә кагылган эш барышында былтыр җибәрелгән хаталарны төзәтү, хезмәтне табыш китерерлек, җитештерелгән продукциянең сыйфатын тагын да яхшырту өстендә ныклы эшләргә кирәклеген ассызыклады. Селекцион эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару – киләчәктәге уңышның нигезе икәнлегенә дә басым ясалды. Биләмә башлыгы А. Мөхәяров “Колос” хуҗалыгы күрсәткән ярдәмнең авыл өчен мөһим булуын үз чыгышында тагын бер кат билгеләп узды һәм биләмәдә барган эшләрдә бу хуҗалыкның файдасы күп булуын әйтте, хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтен белдерде. Районнан килгән вәкил, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Л. Багауов маллар сатып алганда ветеринария хезмәтләре белән ныклы киңәшләшеп эшләү кирәклеге хакында искә төшерде. Әлеге вакытта хуҗалыкның маллар рационына витаминлы азык – ылыс ашатуны оештыруларын әһәмиятле үрнәк итеп билгеләде. Жомның да киптерелгәне файдалырак, дигән фикере белән уртаклашты. Хуҗалыкта яшь кадрларның байтак булуы – мондагы уңай күренешләрнең берсе икәнлеген дә әйтте ул.


М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: