Агротехник таләпләрне төгәл үтәп, техниканы җитештерүчән эшләтү нәтиҗәсендә язгы басу эшләре вакытында башкарылган. Техниканы яхшылап әзерләүдә, механизаторларның эшен оештыруда парк мөдире Рафаэль Йосыпов, агроном Винарис Әхмәтҗановның тырышлыгы зур. Эш күләме дә зурдан: 2500 гектарда дым каплатылган, 700 гектарда арыш уҗымнары тырматылган, 2970 гектарда культивация эшләнеп, язгы культуралар чәчелгән. Чәчүдән соңгы иң мөһим чара – химик утауны башкарып чыгу өчен иң зур тоткарлык булып явымлы көннәр торса да, чын мәгънәсендә аяз вакытның һәр сәгатен файдаланып, бу эшне дә башкара алганнар.
Мал азыгы әзерләү, урып-җыю вакытыннан күпкә соңлап башлана. Яңгырлы көннәр Танып буендагы печәнлеккә техниканы кертү мөмкинлеген дә бирми. Хәер, бу хәлләрнең авырлыгын авыл тормышына бөтенләй катнашлыгы булмаган кешеләр дә яхшы аңлап торды. Әмма хуҗалык идарәлеге, белгечләр тарафыннан эшләрнең яхшы оештырылуы, механизаторларның тырышлыгы нәтиҗәсез калмады. Бүген хуҗалыкта маллардан продукция алу өчен тиешенчә азык запасы тупланган, кышлату әйбәт бара.
Соңлаган урак механизаторлардан ныклы әзерлек, оешканлык таләп иткән. Урак техникасы 15 июньгә әзерлек сызыгына куела. Басу эшләре читтән караганда табигать шартлары белән алышны хәтерләтә. Һәм бу алышта игенче җиңеп чыга. Хәлил Дәүләтханов, Марат Зарипов, Рәфит Зиннуров, Азат Заһиров, Ранис Гаязов язын җир эшкәртүдә тырышлык салган. 1491 гектарда чәчү эшләре башкарган Рәүфәт Гайнановны, 10729 центнер иген суктырып алган Эльмир Нуриевны ялан батырлары дими, башкача тагын ничек атыйсың. Уңганнар исемлеген печәннәрне чабып, рулоннарга кысып, фермалар янына ташуда, сенаж, силос салуда, урып-җыюда эшләгән Фәдил Шәрәфгалиев, Ришат Фәрхетдинов, Айдар Низамов, Владислав Зиннуров, Илшат Даутов, Радик Әхметшин, Каниф Саяпов, Фидат Гайнанов, Наил Сарваев дәвам итә. Флорид Әхметовның иске комбайнны төзекләндереп басуга алып чыгуы һәм яңа техникадан артыграк күләмдә эш башкаруы үрнәк түгелмени? Дымлы ашлыкны киптереп урнаштыруга келәт мөдире Илдус Янгиров зур тырышлык салган. 1000 гектарда арыш чәчеп калдыру да зур эш.
Көндәлек табыш бирә торган терлекчелек – һәрчак игътибар үзәгендә. 1936 центнер ит җитештерелгән, 24640 центнер сөт савып алынган. Бозау караучылар Радис Гыйбадуллин, Мәскүрә Шараева, Рәдиф Гыйльманов, тудыру бүлегендә Гөлнур Хәтмуллина, Гөлчәчәк Рәхимова, көтүчеләр Рәфис Гыйләҗетдинов, Фәдис Сәлахов тырышлыгы әйтелде. Савучылар Раушания Котлыбаева, Эльза Мөхәмәтшина, Маруся Биктимерова, Людмила Миңлебаева, Рәзилә Әрмәншина, Фәнүзә Шәйбакова тулаем сөт савуда районда алдынгы урыннарны били. Ферма мөдире Айдар Рәхимов, ветеринария табибы Ринат Зиннәтуллин, ясалма орлыкландыру операторы Флорит Шаматов, кышкы чорда механик вазыйфасын башкаручы Эльмир Нуриев малчылыкта эшне дөрес оештыра. Сөтнең 95 проценты 1 сорт белән тапшырылуда лаборантка Елена Шәйдуллинаның өлеше зур.
Бүген хуҗалыкны ныклы алып бару өчен һәр көнне 5-6 центнер сөт сатарга кирәк, диделәр. Җитештерүдә зур чыгымнар тотылуда иң элек объектив сәбәпләр күзаллана. Хәзер бер литр ягулык өчен ике литр сөт сатарга туры килә. Ел саен 5 млн сумлык запчасть алына, хуҗалыкта электр өчен түләүләр ел саен 300-400 мең сумга арта килә. Баш агроном Винарис Әхметов мөмкинлекләрдән чыгып җир уңышын күтәрү юлларын барлады. Мәсәлән, клевердан соң бодай уңышы яхшы булган. Органик ашламалар якын басуларга булса да чыгарылып тора, ерак басуларда саламны тураклап сибү практикага кертелгән. Уракны үзләренең комбайннары белән генә җыеп, чыгымнарны киметә алганнар. Язын 1500 гектар җирне эшкәртеп чәчәргә туры киләчәге алда эшләрнең тагын да киеренкерәк буласын искәртә.
Ферма мөдире Айдар Рәхимов, хезмәт ветераны Фидус Фазлыев та һ.б. чыгышларны тулыландырды, алдагы бурычларны барлады, хуҗалык идарәсенең эшенә канәгатьләнерлек бәя бирде. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Ялкын Гыймалтдинов хуҗалык эшчәнлегенә чагыштырмача бәя бирде, субсидияләр алу шартларының катгыйлана баруына тукталды.
Хуҗалыкларның отчет җыелышлары авыл тормышын үтәли чагылдыра. Хәзер субсидияләрнең эшләрдәй хуҗалыкларга, файдасы булырдай эшләргә генә бирелүенә тукталыйк, өстәвенә, төрле дәрәҗәдәге инстанцияләргә бер тиен дә бурычың булырга тиеш түгел. Моңа кадәр алдынгы, алга-артка карамый үз хезмәтен башкарган терлекче яки механизаторны мактарга күнеккән идек. Бүген хезмәтне оештыра белгән, булып торган үзгәрешләрне тиз тотып алып, тиешле карарларны вакытында кабул иткән җитәкче, белгеч, бу урында бухгалтер-икътисадчының роленә тукталу урынлы булыр. “Урожай”лылар, башка хуҗалыклардан аермалы, тиешле субсидияләрне алулары нәтиҗәсендә, хуҗалык елының “очын очка” ялгап чыккан, гади генә әйткәндә, иң кирәк мәлдә ягулыксыз утырмаган. Моны хуҗалык рәисе Ринат Хәйбрахманов һәм баш бухгалтер Илия Абдулханованың булдыклылыгы дип бәяләргә кирәктер. Җитәкчеләр бу яклап урынлы ярдәмнәре өчен район хакимиятенә дә рәхмәтле.
Уңыш күп булу мәшәкать кенә тудыра, коры килгән, уңыш түбән елларны гына игенче хезмәтнең бәясе арта дигән хакыйкать бу юлы да дөреслеге белән алга баса. Быел хуҗалык бер центнер да ашлык сата алмаган. Эчкечелекнең авылларыбызның яшәү рәвешендә төп проблема буларак калку итеп күрсәтелүе борчый. Ничә буын дәвамында аңнарга гына түгел, каннарга сеңгән “колхозныкын алу - урлашу түгел” дигән караш, үзең утырган ботакка балта чабу булып тагын күпме дәвам итәр.
Гомумән, авыл кешесе беркайчан да табигатьтән, башкасыннан да җиңеллек көтми, тоташ чылбыр кебек проблемаларының кайсыннан башларга белмәсә дә, бар тырышлыгын салып хезмәтен дәвам итә.