Отчет җыелышларын беренчеләрдән булып “Салават” җәмгыяте идарәсе үткәрде. Хуҗалыкның машина-трактор паркында басудагы бар төр агротехник чараларны – җир эшкәртүдән алып, мал азыгын һәм ашлыгын җыйнау өчен авыл хуҗалыгы машиналары, урып җыйнау, эшкәртү техникасы булдырылган. Аларны рациональ эксплуатацияләүче механизатор кадрлар да күптән сыналган, нигездә, Мулла авылының хөрмәтле ир-егетләре. Үткән елдагы катлаулы табигать шартларында да механизаторлар, водительләр үз бурычларын намуслы башкарып чыкты. Шуңа бүген ындыр табагындагы келәтләрдә киләсе язгы кыр эшләренә җитәрлек күләмдә һәм, бөртекле культураларның страховой фондын исәпләп, запасы белән чәчүлек орлыгы салып кондициягә җиткерелгән, фуражы тупланган. Хуҗалык хезмәтчәннәре мондый мәсьәләләрдә авырлык тоймый. Механизаторларның фидакарь хезмәте белән киләсе ел уңышы өчен 700 гектар мәйданда җирләр туңга сөрелгән һәм 350 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Вәрис Гыйлемшин, Радик Солтанов, Хәлим Шәехов һәм башка корыч ат йөгәнләүчеләр хакында һәрвакыт мактаулы сүзләр ишетәсең.
Фермаларда кышлаучы малларга яшел массадан ике елга җитәрлек сенаж салынган, тупас азыгы хәзерләнгән. Шулай да запас частьларның һәм ягулык-майлау материалларының чамасыз кыйммәт булуы тотрыклы эшләп килгән хуҗалык икúтисадын какшата. Бу хакта үзенең отчет доклады белән чыгышында җәмгыять рәисе Ринат Раянов зур борчылу белдерде. Мәсәлән, тракторларның берничәсен көнозыны эшләтү өчен 40-50 мең сумлык ягулык кирәк. Эшче кадрлар елдан-ел кимегән вакытта техникасыз бөтенләй дә мөмкин түгел. Бу хуҗалыкта җир сөрүдә һәм дым каплауда алыштыргысыз чылбырлы тракторларга игúтибар артуны билгеләми булмый. Үткән елда машина-трактор паркы ДТ-75 һәм Т-150 К корыч аты белән тулыланды. Шуларга нигезләнеп, хуҗалык идарәсе киләчәктә эшкәртеләсе җир мәйданнарын һәм фермаларда мал башларын арттыруны планлаштыра. Ләкин авыл халкының басуларны малдан таптатуы – начар хәл: сарыклар көтүгә чыгарылмыйча, иректә йөри. Әлеге мәсьәләдә хуҗалык идарәсе авыл биләмәсе ярдәменә мохтаҗ. Басучылыктан алынган табышның унсигез проценттан артмавында, басулардагы уңышның гектар куәтен төшерүдә малларның да зыянлы өлеше бар.
Шуңа карамастан, хуҗалык механизаторлары кышын авыл урамнарын кардан тазартып, халыкка уңайлы шартлар тудыра.
Илмир Әлетдинов җитәкләгән Мулла товарлыклы-сөтчелек фермасында көч салучылар үз иңнәренә йөкләгән хезмәтне намуслы башкарып килә. Биредәге машина белән саву операторлары Лида Әлетдинова, Зинфира Хафизова, Зита Суфиярова дистә елдан артык бергә эшләп, хуҗалык икúтисадын ныгытуга лаеклы өлешен кертә. Ел дәвамында алынган табышның 81 проценты терлекчелеккә туры килә.
Җыелышта катнашып чыгыш ясаган муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Әлфидә Дүсмәтова, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы урынбасары Илдус Габдрахманов кимчелекләрне бетерү юлларын, эшлек-ле тәкúдимнәрен әйтеп, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.