Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2017, 16:25

Эш урыннары артачак

Үткән елда авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында уңай эшләр күп булды. Хөкүмәттән кайтарусыз финанс ярдәме алучылар мал башларын байтакка ишәйтте, кышлату урыннары сыйфатлы ремонтланып, фермаларда көч салучыларга һәм анда асралган малларга уңайлы шартлар булдырылды.

Шул ук вакытта районның ике хуҗалыгында – “Победа” җәмгыятенең Даниф Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге Абдулладагы бүлекчәсендә һәм Йомакайдагы Данис Габдуллинның шәхси предприятиесендә 400 һәм 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән абзарларга нигез салынып, төзелеш мәшәкатьләре башланды. Бүгенге көннәрдә әлеге фермаларда төзелеш эшләре тәмамлану алдында. Гыйнвар ае урталарында аларга маллар кертелеп, сөт җитештерелә башланачак. Җитәкчеләре әйтүенчә, аларда өстәмә хезмәт урыннары булачак, малларны киләчәктә тагын да арттыру мөмкинлеге туачак.

Р. Шаматов.


Читайте нас: