Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 декабрь 2017, 16:51

Яшь үрчем килә, сөт арта

Рафаэль Арсланов җитәкчелегендәге фермер хуҗалыгының Ваныштагы товарлыклы-сөтчелек фермасы янының мал азыгы белән тулылыгына сокланмаучылар, мөгаен, юктыр. Механизаторлар, җәйге аяз көннәрдән уңай файдаланып, күпьеллык үләннәрнең яшел массасыннан запасы белән сенажын салды, хуш исле печәнен рулоннарга җыйнап, кысып, ферма ихатасына ташып өйде. Шуңа мал кышлатуда бер төрле дә проблема юк, терлекчеләр үз иңнәренә йөкләгән хезмәтләрен намуслы башкара.

250 баш мөгезле эре терлектән җитештерелгән продукция – ит, сөт һәм симертүдәге маллардан алынган көндәлек артым зоотехник нормалардан читләшми.

Бүген биредә малларны кышлатуга кайтарганнан соң биш дистәдән артык савым сыеры бозаулаган. Якындагы көннәрдә тагын уннан артык сыер, башмакның яшь үрчем китерүе көтелә. Ел азагына көненә дүрт центнер сөт сатылса, ферма эшчәннәре 2018 ел башына аны бишкә җиткерүне планлаштыра. Буаз сыерлар, башмаклар төркемендә Ринат Усманов, савым сыерларында Ирек Нурисламов, Шаһинур Шәфигуллин, яшь бозаулар караучы Зифинә Камалова, савучылар Ләйсән Ногманова, Диларә Әхмәтҗанова, Рия Гәрәева һәм башкалар эш урыннары булуга, айдан-айга хезмәт хакы түләнүгә сөенеп эшли. «Безнең шәхси ихаталарда да ишле мал асрарга мөмкинлек булдырылды, печәне, фуражы җитәрлек»,– диләр алар.

Фермада оператор Рәфит Мусин сөтнең сыйфатын тикшереп, машинага төяүдә ярдәмләшә, Рәил Нурисламов ике дистә елдан артык тирес чыгаруда көч сала. Төнге каравыл, елдагыча, элекке терлекче, хезмәт ветераны Марат абый Сәгыйтов җаваплылыгында. Ул, яшь бозауларга сыерларның угызын имезеп, малларның сәламәтлеген хәстәрли. Бу мәсьәләдә биредә өч дистә елдан артык көч салучы ветеринария табибы Фларит Камалов хезмәтенә сүз тидертми.


Р. Фәтхинуров.


Читайте нас: