Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2017, 12:35

Урынлы ярдәм

Сезонлы басу мәшәкатьләрен үз вакытында тәмамлау зур әһәмияткә ия.

Моның өчен хуҗалыкларга машина-трактор станцияләре ярдәмгә килә. Әлбәттә, хуҗалык идарәләренә читтән килеп эшләүнең шактый күләмдә чыгымнарын да күтәрергә туры килә. Иң мөһиме – үстерелгән җирдә калмый.

–Сүз юк, безнең механизаторлар, водительләр дә өлгерер иде. Ул чагында ашлык урагына кимендә ике-өч айдан артык вакыт кирәк булачак. Быелгы катлаулы, кырыс табигать шартларында ул үзен аклый, – диләр белгечләр бу хакта. “Колос” җәмгыятендә ашлык урагында машина-трактор станциясеннән Илшат Гыйлемшин эшләде. Ул “Нью Холланд” маркалы чит ил комбайнында ашлык суктыруда көч салды. Игеннәрне Рафаэль Гафаров шәхси машинасында ындыр табакларына ташыды.

Рәүф Шаматов.


Читайте нас: