Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 октябрь 2017, 18:17

Киптергечләр туктаусыз эшли

Басуларда ашлык урагы тәмамланып, комбайннарны кышкы саклауга куйганнан соң да ындыр табак-ларында, ашлык киптерү урыннарында уракка бәйле мәшәкатьләр ярты кышка кадәр дәвам итә.

Үткән җәй һәм көз айларындагы явымлы көннәр уракны һәм аннан соңгы эшләрне гадәттәгедән озакка сузды. Мондый һава шартларында югары дымлылыктагы ашлык-ларны кызып бурсудан сак-лау, келәтләргә коры, тиешле дымлылыкка җиткерелеп киптерелгәнне салу бурычы тора. Менә шул эшләрне Бадрактагы катнашазык заводы коллективы уңышлы башкарып килә. Үз хуҗалыкларында киптергечләре булмаганнар өчен ул аеруча кирәкле һәм бу завод районның данын күтәрә. Чөнки бирегә күрше Калтасы, Бөре районнары хуҗалыклары да ялыныч белән килеп, ашлыкларын киптерә, малына катнашазыгын алып кайта.

–2017 ел урагының тыгын буласын алдан чамалап, ашлык киптергеч һәм төяү машиналарын сыйфатлы төзекләндереп каршыладык. Бүгенгә өч мең тоннадан артык ашлык кабул итеп киптердек инде, әлегә чират көтүчеләр бар, –ди завод директоры Илдус Гыйльмияров биредәге эшләр барышы хакында. –Искергән заводны, аның келәт түбәләрен яңартып профнастилдан ябуда, йорт-ихатасын төзекләндерүдә коллектив зур көчен салды. Киләчәктә төзекләндерү мәшәкатьләрен тагын да дәвам итәргә дигән нияттә торабыз. Мондагы ир-егетләр бар эшкә дә оста.

Махсус белемле Илдус Әмирҗан улы үзе дә биредә берничә төрле хезмәт башкара: ашлык кабул итеп, үлчәп, төгәл исәбен ала, ашлык киптергечне зәңгәр ягулыкта эшләтүче казан операторлары Азат Гайсин, Рафаэль Муллаяровка ярдәмләшергә дә өлгерә, техникага запас частен, ягулык-майлау материалларын юнәтә.


Р. Фәтхинуров
Читайте нас: