Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 октябрь 2017, 18:14

Бездә тилчә авыруы юк

Шушы елның октябрь аенда республиканың Туймазы һәм Бүздәк районнарында малларда тилчә (ящур) авыруы килеп чыгуы район халкын куркуга салды. Чөнки 40 ел дәвамында күзәтелмәгән бу авыру халыкка 30-40 миллион сумлык зыян китерде, 1700 баш мал юк ителде, авыру килеп чыгу ихтималы булган Туймазы, Бүздәк һәм Шаран районнарында 90 мең баш терлеккә тилчә авыруына каршы прививка ясалды.

Әлеге вакытта тилчә авыруы республикада тулысынча юк ителде. Якынча мәгълүматлар буенча бу авыру республикага Урта Азиядән үтеп кергән. Туймазы районының Үрмәкәй авылында яшәүче шәхси эшкуар, башбаштакланып, ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итмичә, шул төбәктән сарыклар алып кайта. Ветеринария-санитария кагыйдәләре буенча, сатып алынасы маллар 1 айлык карантинга куела, шул вакытта алар төрле авыруларга тикшерү үтәләр. Чит төбәктән алып кайткан маллар тагын 1 айлык карантин үтеп, мал авыруларына яңадан тикшерү үткәннән соң гына көтүгә кушыла.

Кешегә тилчә авыруы кайнатылмаган сөт һәм чи ит аша йогарга мөмкин. Базарда сатыласы ит һәм сөт продукцияләре ветеринар контроль үткән булырга итеш. Кибетләрдә сатылган сөт, колбаса продукциясе яисә пешерелгән ит куркыныч тудырмый.

Ф. Кәримов,

ветеринар-эпизоотолог.


Читайте нас: