Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 октябрь 2017, 16:14

Икмәк барлык кыйммәтләрдән өстен

25нче октябрьдә районда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне тантанасы киң билгеләнеп үтте. Бәйрәм кичәсендә катнашучы күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси предприятие җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, механизатор-терлекчеләр, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр, йорт-ихаталарында ишле мал асрап, терлекчелек продукцияләре җитештерүчеләргә бу көнне күңелле ял оештырылды, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Бәйрәм белән котларга республика авыл хуҗалыгы министрының икúтисад буенча урынбасары Рамил Нуриәхмәтов килеп, алдынгыларга бүләкләрен өләште.

Халык киң кулланган төп ризыклар – икмәк, ит һәм сөт җитештерүдә көч салучылар ел әйләнәсенә диярлек катлаулы һава шартларында эшләсәләр дә, йөзләренә кызыллык китерми. Басучылыкта һәм терлекчелектә планлаштырылган күләмдә азыгы хәзерләнеп, продукциясе алына, савым сыерлары көтүе яшь маллар исәбенә тулылана, ветеринария хезмәткәрләре авыруларны кисәтүдә профилактик чаралар үткәрә.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, үзенең бәйрәм белән котлау чыгышында тармакның ике өлешендә бердәй көч салучыларның хезмәтен югары бәяләп, олы рәхмәтен белдереп, алар алдында ихтирам белән башын иде. Район җитәкчесе, хуҗалыклардан күптөрле уңай мисаллар китереп, шул ук вакытта җитешсезлекләрне, хәл итәсе мәсьәләләрне дә читтә калдырмады, җәмәгать һәм шәхси хуҗалыкларда асралган малларның уңышлы кышлатылачагын ассызыклады.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, җыр, бию осталары, авыл эшчәннәрен дәртле көйләр, биюләре белән тәбрикләде.

Р. Шаматов.


Читайте нас: