Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 октябрь 2017, 11:52

Көзге муллыкта

Җиденче октябрь иртәсендә район үзәгендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе Республика көненә багышланган бәйрәм чараларының дәвамы булды. Анда районның күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси предприятиеләр, үзләренең йорт бакчаларында үстергән яшелчәләр, төрле мал итләре, кош-корт, бал сатучылар күпләп продукцияләрен тәкúдим итте. Сату белән чыккан борайлылар, якын-тирә шәһәрләрдән килгән сәүдәгәрләр кием-салым һәм азык-төлек продуктларына хакны арзанрак куйган иде. Көн явымлы булуга карамастан, көз айларының беренче ярминкәсенә халык күп җыелды, үзенә кирәген юнәтте.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов райондашларын янә Республика көне уңаеннан котлап, барысына да сәламәтлек, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ул киләсе кышлату чорына һәр оешма, предприятиедә салкын вакытларны җылы хезмәт урыннарында үткәрү мөмкинлеген булдыручыларга, юл төзүчеләргә, авыл хуҗалыгы эшчәннәренә, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.

–Көннәр утыру белән басулардагы игеннәрнең соңгы мәйданнардагысын да җыйнауны төгәлләсәк, киләсе кышны тыныч күңел белән каршылап, күмәк һәм шәхси хуҗалыклардагы малларны имин кышлатып, планлаштырган продукциясен җитештерербез, дигән ышаныч акланыр, – диде Борис Шәрәфгали улы.

Соңгы вакытта малларда йогышлы авырулар килеп чыгу сәбәпле, район җитәкчесе ит продуктлары белән сәүдә итүчеләргә, терлекчелек белгечләренә чирләргә каршы җитди профилактик эшләр башкару кебек катгый таләбен дә куйды. Район биләмәләренә читтән ветеринария документлары булмаган бер төрле дә мал-туар кертелергә тиеш түгел.

Бу көнне ярминкәгә китерелгән мал азыклары, ашлык, такта, тирес, сарык бәрәннәре үз хуҗаларын тапты. Район мәдәният хезмәткәрләре сәхнә түрендә дәртле җыр-моңнарын яңгыратып, биюләрен бүләк итте, теләге булган һәркем спорт бәйгеләрендә көчен сынады.

Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов киләсе ярминкәләрне дә бу көндәгедәй һәм аннан да яхшырак оештырырга кирәклеген билгеләп, аны оештыручыларга, җитәкчеләргә шәхсән рәхмәтен әйтте.

Р. Шаматов.


Читайте нас: