Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 октябрь 2017, 13:49

Терлекчеләр җитди сынау алдында

Үткән җомгада республика зона киңәшмәсендә малчылыкны үстерүдә кулланылган алдынгы хезмәт алымнары хакында тәҗрибә уртаклашу буенча зур сөйләшү булды. Аны республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Динар Дамир улы Кәлимуллин алып барды. Киңәшмәдә республиканың төньяк зона районнары хакимиятләренең авыл хуҗалыгы бүлеге начальник-лары терлекчелек эшчәнлегенең сигез айлык йом-гаклары, хәл итәсе мәсьәләләр, алда торган бурычлар хакында чыгыш ясады. Тармакны механикалаштыру һәм автоматлаштыру, кышлату чорына малларга бар яклап та туклыклы матдәләргә һәм микро-, макроэлементларга бай рацион төзү, абзарларда һәм бигрәк тә яшь үрчем бүлмәләрендәге микроклиматны саклау, авыруларны булдырмау, аларга каршы профилактик чаралар оештыру, сусыл һәм тупас азыклар хәзерләү, үзләре төяп кертеп улакларга салучы техника, саву аппаратлары җитештерү, автомат эчергечләр һәм башка күптөрле чыгышларның барысы да киләчәктә әлеге тармакны үстерүгә багышланган иде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов шундый мәртәбәле киңәшмәне Борайда үткәрүгә ышаныч белдергән һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм иткән министрлык һәм аның белгечләренә үзенең һәм әлеге тармак өчен җаваплы бүлек, хуҗалык җитәкчеләре исеменнән олы рәхмәтен җиткерде. Ул район хезмәтчәннәренең күрсәтелгән ышанычны тулысынча аклаячакларын, малларны уңышлы кышлатып, сыйфатлы продукция җитештереп, алардан сәламәт яшь үрчем алынып үстереләчәген билгеләде.

Республиканың ветеринария хезмәте начальнигы Андрей Белов республикада йогышлы төенле дерматит авыруы таралу куркынычы булуын һәм башка мал чирләренә каршы вакытында прививкалар ясау, профилактик чаралар эшләү кирәклеген ассызыклады. Малларны читтән сатып алганда, продукцияләрен сатканда ветеринария белгечләре тарафыннан бирелгән озату документлары булырга тиеш. Шулай ук ветеринариядә электрон сертификация үткәрү мәҗбүри таләп итеп куела.

“Племцентр” җәмгыяте директоры Илшат Сахаутдинов үзенең чыгышында республика районнарында әлегә малларны ясалма орлыкландыру алымы белән каплатуда җитешсезлекләр булуына, фермаларда аның тулысынча кулланылмавына борчылу белдерде. Бу яклап безнең районда уңай мисал бар. Үткән кышлату чорында Ленин исемендәге хуҗалыкта махсус укулар оештырылып, белгечләр өйрәтелде. Ләкин бу мәсьәләдә тагын да эшлисе бар әле.

Башкорт фәнни тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Мәрьям Маликова кышлату чорында малларны балансланган азык белән тәэмин итү, җәйләүдән кышлатуга күчү вакытында продукция җитештерүне киметмәү өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында сөйләде. Мондый көннәрдә малларны өстәмә тукландыруның әһәмияте зур. Яшел, сусыл азык бирү мөмкинлеге юк икән, салам да коткарачак, диде ул.

Соңгы елларда республикада, шул исәптән безнең район хуҗалыкларында, силоска салу, орлыгын суктырып алу максатында кукуруз игүгә урынлы игúтибар бирелә башлады. Сөт кудыручы азыкның әлеге төре бездә ике мең гектар мәйданда игелде. “Урожай” һәм “Колос” хуҗалыкларында яшел массаның уңышы җыйналып бетте. Калган хуҗалыкларда да эш озакка сузылмас.

Төрле авыруларга каршы дезинфекция үткәрү, абзар, бүлмәләрне җилләтү, саву аппаратларын, сөт сакланучы савытларны чиста тоту кебек көнүзәк мәсьәләләр дә читтә калмады.

Киңәшмәнең практик өлеше «Победа» җәмгыятенең кукурузның төрле сортларын игеп сынау басуында һәм яңа 400 баш малга исәпләнгән ферма төзелешендә үтте. Биредә җәмгыять директоры Даниф Нигъмәтҗанов алдынгы хезмәт алымнары һәм аны оештыру үзенчәлекләре хакында тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Министр урынбасары Динар Кәлимуллин киңәшмәне яхшы оештырган район җитәкчеләренә, бүлек белгечләренә рәхмәтен әйтеп, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде, барлык көзге мәшәкатьләрне соңламый төгәлләргә кирәклеген ассызыклады.

Р. Шаматов.


Читайте нас: