Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 сентябрь 2017, 12:38

Соңгы көшелләр

Иске Тукран авылындагы аяз көннәрдән уңай файдаланган “Хаматнуров” шәхси предприятиесе механизаторлары, ындыр табагына ашлык ташучы водительләр, гомумән, уракта көч салучылар уңыш җыйнауны төгәлләү алдында. Төп культуралардан бодай, арпа, солы инде байтактан тазартылып, орлыкка һәм фуражга салынып, саклауга куелган. Сентябрьнең өченче декадасы башында басу кораблары берьеллык үләннәрне җыйнап суктырды. Бу вакытка ярма культураларыннан карабодай да өлгереп җитте. Уракчылар да күрше басуга күчте.

Предприятие җитәкчесе Вәлинур Хаматнуров үз янына бер төркем механизаторларны туплаган. Аңа басу эшләрен оештыруда, техниканы төзекләндерүдә улы Илвир ярдәмләшә. Механизаторларның барысы да киң профильле һөнәр ияләре. Мәсәлән, басу корабын йөгәнләүче механизаторлар Илшат Нуртдинов, Рим Хаматнуров, Фәнзәви Хаматдинов, Рәвис Гыйләҗев язын тракторда җир эшкәртеп чәчүдә, йөк машинасында эшли, фермада мал карый, сыерын да сава. Менә шундый уңган кешеләр булганда эшләре дә көйле генә дәвам итә, вакытлыча булган авырлыклар да җиңелә. Предприятие җитәкчесе җәйге ялларында туган авылы басуларында механизаторларга ярдәмләшүче водитель Нәүфәл Бәхтияров, механизаторлар – Илдар Хаматнуров, Алмаз Шакиров, Марсель Гыйбадуллин, Борис Михайловка рәхмәтле. Сезонлы басу мәшәкатьләре чорында машина-трактор паркындагы техника рациональ файдаланыла һәм төзек эшли, хезмәт күрсәткечләре дә начар түгел. Зәһинә Хаматнурова дистә еллап басудагыларны көнгә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлап, хезмәткә дәрт өсти.

–Ашлык урагыннан соң 135 гектардагы көнбагышны җыйныйсы кала әле. Анысын суктырып, орлыгын май җитештерүче заводка тапшырырга кирәк булачак, –ди Вәлинур Хаматнуров. Монда кыйммәткә сатылучы ярма, майлы, кузаклы культуралар игүгә өстенлек бирелә.

Р.Шаматов.
Читайте нас: