Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 сентябрь 2017, 13:01

Хезмәттә чыныгып

Камилән авылында Фируза белән Хәдим Сафиуллиннар гаиләсендә эшсез кеше юк. Йорт хуҗалары мал-туарны ишле асрый, үсмер балалар – кызлар һәм малайлар кул арасына иртә кереп, әти-әнисенә ярдәмләшеп, хезмәттә чыныгып үсә.

Абыйлары Артур белән Айнур язгы, көзге айларда басуда тракторда җир эшкәрткәндә, мал азыгы хәзерләгәндә, апасы Розалия әнисе янында сыер сауганда Ризван урамдагы бергә уйнап үсүче малайлар белән бозаулар көтте. Бераздан аңа эшнең җаваплырагы кушыла башлады – ул савым сыерлары көтүенә алынды. Җәйге ялын маллар арасында эшләп үткәргән, гаиләдә төпчек булган Ризван яңа уку елына кием-салым алуга үз акчасын булдырды. Җәйнең матур, җылы кояшлы көннәрендә апайлары – абыйсы Айнурның кызы Рита белән улы Илназ да Ризван абыйлары яныннан китмәде.


Р. Фәтхинуров.


Читайте нас: