Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь 2017, 13:54

Бөртекләп җыелган алтын

“Колос” хуҗалыгы комбайнчылары аяз вакытта ал-ял белән исәпләшми эшләргә әзер

Басуларда катлаулы һава шартларында барган урып-җыю мәшәкатьләре чорында ындыр табакларына кайтканы гына ашлык исәпләнә. Икмәк үстерүгә көч салган һәркем – механизаторлар, водительләр, машинистлар, аларны кайнар аш-су белән сыйлаучы пешекчеләр, гомумән, авыл халкы өчен ашлык бөртеге алтыннан кыйммәтрәктер. Чөнки алар – яшәү чыганагы, көч бирүче. Ләкин көзге явымнар гына бераз комачаулап, кәефне төшерә.

“Колос” җәмгыяте басуларында үскән бөртекле культураларны Әҗәктә МТЗ-82дә Данил Әхраров, Яңа Мостафада “Енисей” комбайнында Рәфит Гайсин тезмәләргә сала. Аларны җилләтеп киптерү максатында сабаклары җирдән 20-30 сантиметр биеклектә урыла. Болай эшләгәндә, явымлы вакытта да тезмәләр чагыштырмача тизрәк кибә, камылы туфракка органик ашлама була.

–Зур чыгымнарга төшереп үстерелгән игенне югалтуларсыз җыйнап алу өчен булган мөмкинлекләрне уңай файдаланырга тырышабыз. Бүген әлеге бодай басуында эшне тәмамлап, кичкелеккә борчак сугарга төшәргә иде. Ләкин без планлаштырганча гына түгел шул, явым эшне тоткарлый, – дип, хуҗалык җитәкчесе Мәүләви Хуҗин күккә ымлый.

Югыйсә басу кораб-ларын йөгәнләүчеләр Илдар Гаффанов, Яңа Бикмәттән килгән механизатор Илүс Гәрәев, МТС комбайнында Илшат Гыйлемшин, ашлык ташучы водительләр Динас Хуҗин, Фәдис Гыйләҗев, Рафаэль Гафаров ал-ял белән исәпләшми эшләргә риза. Алар өчен бары уңайлы һава торышы, аяз көннәре күп булсын.

–Бодайның төшеме мул гына, әлегә уракның яртысын гына башкардык, арыш, арпа, солы урагын тәмамладык. Басуларда безне көткән игеннәр күп, аязайту белән янә чыгарбыз, – дип, комбайнчылар кайтыр якка юл алды.


Р. Фәтхинуров.


Читайте нас: