Аның башкарган хезмәте аеруча кызу – ул катокта юлга җәелгән кайнар асфальтны тигезли. Уңган механизатор эксплуатацияләгән техника һәрвакыт төзек, эштә хуҗасының йөзенә кызыллык китерми. Үтеп баручы җәйдә Ирек башка хезмәттәшләре белән федераль, республика әһәмиятендәге юлларны төзекләндерде, Борай урамнарына асфальт салды, мондый эшләрне алар көзен дә туктатмаячак.