Иген кырларында ашлык урагы башлануга атналап вакыт үтүгә район мәдәният йортының агитбригада әгъзалары да басуларга чыгып, механизаторларга, комбайннан ындыр табакларына ашлык ташучы водительләргә, җир эшкәртүчеләргә җыр-моңнарын бүләк итә. Якындагы көннәрдә җырчы-баянчы Илшат Әхмәтов, җыр осталары Айгөл Талипова, Эрнест Арслановны “Урожай”, “Колос” хуҗалыклары кырларында игенчеләр җылы кабул итте.
Алар төшке һәм кичке ашка, бик аз гына вакытка туктаган арада дәртле җырлар тыңлап, көч туплады, хезмәтләренә дәрт өстәлде.