Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август 2017, 16:34

Камиләннең сөт чишмәсе

Агыйдел елгасы яры буенда Хәдим Сафиуллиннарның гаилә фермасы урнашкан. Бу төбәктә әлегә монда гына сөт җитештерелә. Гаилә башлыгы әйткәнчә, ул чишмәдәй акмаса да, ак алтын сатудан алынган табыш бүген басу кырларында техника эшләтергә ягулык-майлау материаллары юнәтергә, аларга запас частьлар алырга мөмкинлек бирә.

Балаларын, оныкларын авылда мал карарга, иген үстерүгә җәлеп иткән Фируза белән Хәдим – эшкә кыю тотынучылардан. Алар үз ихаталарында гаилә фермасы булдырып, савым сыерлары асрый, бозауларын үстереп симертүгә бәйли. Бу йортта олысы да, кечесе дә маллар арасында. Урта һәм түбән сыйныфта укучы малайлар, кызлар җәен мал көтә, әниләр, апалар сыер сава.Сафиуллиннарның өлкән кызлары Розалия гаиләсе белән читтә яши. Ул җәйге ялын туган йортында, әнисе Фирузага сыер савуда ярдәмләшеп үткәрә.

–Кышын, сыерлар савудан ташлаткан чорда, үзем дә өлгерәм, язга барысы да бозаулап беткәч, авырга төшсә дә, шулай күмәкләп эшләргә тырышабыз, – ди йорт хуҗабикәсе. Сөтсуыткыч алып урнаштыру да берникадәр эшкә җиңеллек китереп, иртәле, кичке савымны берьюлы илтергә мөмкинлек туды. Продукцияне Хәдим көн дә Борайга барып тапшыра.

Сафиуллиннар, зарланмый, үз юлларыннан бара. Төпкелдәге авылда яшәсәләр дә, гаилә әгúзалары эшле. Балалары, оныклары хезмәттә чыныгып, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсә.


Читайте нас: