Барлык яңалыклар

«Украинадагы бүгенге хәрби операция – Русиянең киләчәген яклау ул»

Бу хакта Башкортстан Республикасы ДОСААФ  төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Нурмөхәмәтов БСТ телеканалында  белдерде.

«Украинадагы бүгенге хәрби операция  – Русиянең киләчәген яклау ул»
«Украинадагы бүгенге хәрби операция – Русиянең киләчәген яклау ул»

Бүген Русиядә яшәүчеләрнең туксан проценты Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин карарын хуплый. Донецк һәм Луганск республикалары территорияләрендә соңгы вакытта провокация очраклары ешайды, ул гына түгел Украина парламенты һәм аның президенты Владимир Зеленский  Кырымны  сугыш юлы белән үзләренә кайтару турында  ачык рәвештә Русиягә яный башладылар. Хәтта, төш коралы белән янауга кадәр барып җитте.  Моның сәбәбен аңлатып торасы юк, АКШ Русияне беркайчан да үзенең партнеры итеп күрмәде һәм дошман итеп күрүен дәвам итәчәк. Ә Кырым ярымутравы безнең карамакка күчкәч һәм Русиянең Кара диңгез флоты көчәйгәч, АКШның һәм Көнбатыш илләрнең Русиягә карата стратегик планнары җимерелде. Ә Донецк һәм Луганск республикаларында  милли батальоннары  тарафыннан урыс  милләтле кешеләргә карата геноцид  көчәйгәннән көчәя барды.   АКШка теге яки бу ноктада сугыш алып бару отышлы.  Чөнки ул анда үзенең коралын сыный...

Хәрби операция барышында Украинаны коралсызландыру,  милли батальоннары юк итү максаты куела.  Әлбәттә, бу бер көн эчендә кабул ителгән карар түгел.  Путин боларның барысын да уйлап, Генштаб белән килешеп эшләде.

 

 

Фото: стоп-кадр интервью БСТ

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас: