Барлык яңалыклар

"Санкцияләр вакытында республика җитәкчелеге үз юлын табар, дип уйлыйм"

Икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров "БСТ" телеканалына Русиягә карата кертелгән санкцияләргә кагылышлы аңлатма бирде.

"Санкцияләр вакытында республика җитәкчелеге үз юлын табар, дип уйлыйм"
"Санкцияләр вакытында республика җитәкчелеге үз юлын табар, дип уйлыйм"

– Русиянең Үзәк банкы процент ставкасын 20 процентка күтәрде. Бу карар депозит ставкасын артуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Санкцияләргә эләккән банклар депозит ставкаларын күпкә күтәрде. Шуңа карамастан, шушы банкларның кирәкле ресурслары бар һәм бу хәлдә бернинди куркыныч юк. Үзәк банк ягыннан ставканы күтәрү инфляция хәвефен капларлык дәрәҗәгә җиткерәләчәк. Ул азык-төлеккә хакларны тотрыкландыру, халыкның саклыкта булган акчалары арзанлануыннан саклачаяк, дип әйтергә була. Бу ставкалар күтәрелү Русия халкының акчасын, банк системасын саклап калу өчен эшләнде. Әлбәттә, халыкка тизрәк акчаларын банктан алырга кирәкми. Алар өчен хәвеф юк. Шуңа күрә халыкка рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышанырга киңәш бирер идем.

SWIFTтан чыгуга килгәндә, бу Русиягә түгел, күбрәк Европага начар йогынты ясар, дип уйлыйм, чөнки безнең Европа белән бәйләнешләр тыгыз. Аларга без күп кенә лизингка алынган самолетлар өчен акча түләргә тиеш. Ул акчалар SWIFT систамысы аша үтә иде. Чит илдән алган товарлар өчен дә акчалар шуннан барды. Шуңа күрә Европа безгә караганда күбрәк югалтачак. Гомумән, санкцияләр безгә генә түгел, Европа илләренә дә начар йогынты ясый һәм алар безгә караганда моны ныграк сизәчәк. Минемчә, Европа үзенең югалтуларын күрергә тиеш. Газ хаклары арта. Бу алар өчен бик куркыныч хәл һәм аларның инфляциясенә зур этәргеч булачак.

Башкортстанга килгәндә, коронавирус вакытында республика ныгынды. Без катлаулы шартларда эшләргә өйрәндек. Шуның нәтиҗәсе буларак, җитештерү индексы күпкә артты. Без Русиядә алдынгылар исәбендә. Бу республиканың авыр шартларда яхшы эшләвен раслый. Шуңа күрә санкцияләр вакытында республика җитәкчелеге үз юлын табар, дип уйлыйм, – диде ул.

 

Фото: стоп-кадр интервью БСТ

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас: