Лилия Рәмил кызы тумышы белән Чакмагыш авылыннан. Район үзәгенең мәктәбен тәмамлап, Бөре фармацевтика училищесына укырга керә. Чакмагыш авылында аптекада хезмәтен башлый. Эшләү дәверендә башта Башкорт дәүләт медицина университетында фармацевтика, аннары Башкорт дәүләт университетының химия-биология факультетларында читтән торып укый. Чалкакка килен булып килгәч, шушы авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый.
“Һәр хатын-кызның үз бәхет формуласы бар. Минеке бик гади: гаилә учагын сүндермичә саклау, балаларыма, укучыларыма матур киләчәккә юл күрсәтү”, – ди Лилия Рәмил кызы.
Гаиләнең ышанычлы калканы Рәмзи Миңнулла улы Чалкак авылында туып-үскән. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, бәләкәйдән үк гитарада уйнап үскән егет бер уйламый Стәрлетамак мәдәният техникумына укырга керә. Ике ел Оренбург өлкәсендәге Ясный шәһәрендә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайта ул. Армиядә дә оркестрда уйный Рәмзи.
Хезмәтен тәмамлап кайткач, урман хуҗалыгында ике ел эшләп ала. Аннары туган авылында мәдәният йортында директор була Рәмзи. Югары уку йорты базасында яңадан әзерлек үтеп, мәктәптә физик культура һәм Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дәресләрен укыта башлый.
Яшь, энергияле, максатчан, көчле ихтыярлы егет ул Рәмзи. Таланты булган кеше, барысын да өйрәнә, җиренә җиткереп эшли. Яшь егет тә мәдәният йортында эшләгәндә гармунда, мандолинада уйнарга өйрәнә.
Әлбәттә, ир-егетләрнең һәр уңышы артында аны аңлаучы хатын-кыз тора. Рәмзинең тормыш иптәше Лилия дә җыр-моңга гашыйк.
Чалкак авылында бүген зур һәм зәвык белән җиһазланды-рылган йортта тормыш кайный, Габдрахмановлар гөрләтеп тормыш көтеп яталар. Күпләп мал, кош-корт асрыйлар, бал кортлары да бар. Ә бакча дисәң, икесе дә “җир” кешесе, төрле-төрле яшелчә-җимешләр үстерәләр. Мәхәббәтле гаиләдә кызлары Лиана үсеп килә. Ул әти-әнисенең игътибары белән уратып алынган, әлегә балалар бакчасына йөри.
Көннәре эш белән үтсә дә, кичен Рәмзи кулына гармун яки мандолина ала, Лилиясе белән бергә җырлап та җибәрәләр. Кызлары да җыр-моңда үсә, җырларга, биергә ята. Ял һәм бәйрәм көннәрен алар гаилә белән бергә үткәрергә тырышалар. Кышын чаңгыга басалар, волейбол уйныйлар, ял итәргә йөриләр.
Лилия, Рәмзи һәм Лиана белән аралашудан бары яхшы тәэссоратлар алып кайттым. Үзләре кебек кызлары да ачык йөзле, аралашучан булып чактылар. Габдрахмановлар яшәүнең мәгънәсен аңлап, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Шул ук вакытта боларның барысына да ирешү өчен күпме көч, тырышлык таләп ителүен алар үзләре генә белә. Алдыңа куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк, ә Лилия Рәмил кызы белән Рәмзи Миңнулла улының бу сыйфатлар икесенә дә хас.