Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль , 14:34

Тату гаилә ил терәге, бала өчен иң кирәге

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Каринә ханым бөтен республикадан үрнәк гаилә булып дус-тату гомер кичерүче парларны Бөре шәһәрендә кунакка җыйдылар. Сигезенче июль көнне узган әлеге бәйрәм чарасында төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган үрнәкле гаиләләр арасында безнең районнан Зур Бадрак авылында яшәүче Линиза Фәрвәй кызы белән Фидәрис Казыйхан улы Билаловлар катнашты. Республика Башлыгы аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.

Тату гаилә ил терәге, бала өчен иң кирәге
Тату гаилә ил терәге, бала өчен иң кирәге


Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Тормыш диңгезендәге җил-давылларга каршы торырлык, ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч та янамый. Билаловлар да шундый гаиләләрнең берсе. 48 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яши алар.


Фидәрис абый Бадрак авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Гаиләләрендә җиде бала була. Бәләкәйдән үк барысы да кул арасына кереп, эшнең тәмен белеп үсә. Бер телем ипинең кадерен белү, хезмәткә зур җаваплылык белән карау, тырыш, эшчән, кешегә ихтирамлы булу сыйфатлары Фидәрис абыйга гаиләдән килә.


Фидәрис абый туган авылы мәктәбен тәмамлый. Ватан алдындагы бурычын Литваның Каунос шәһәрендә ракета гаскәрләрендә үти. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач, Яр Чаллы шәһәренә юллана. Анда автоскреперда эшли. Соңрак Бадрак авылына кайтып, авыл хуҗалыгында шофер булыр хезмәтен дәвам итә.
Линиза апа Үләй авылында биш балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән актив, кызыксынучан, тапкыр булып үсә ул. Тырыш, җаваплы булалар, үзләрен уңай яктан гына күрсәтеп, бар эшне җиренә җиткереп эшлиләр, бер нәрсәдән дә авырсынмый бу яшьләр. Линиза Берләч сигезьеллыгыннан соң Бадрак урта мәктәбен тәмамлый.


“Ничек таныштыгыз?” дигән сорауга Билаловлар икесе дә көлеп җибәрделәр. Линиза апаның авыл клубында сәнгать җитәкчесе, ә Фидәрис абый шофер булып эшләп йөргән чаклары икән.


– Клубның икенче катыннан дустым белән төшеп киләбез. Каршыга ике кыз менә. Берсе Филария, икенчесе – таныш кыз түгел. Шунда баскычта очраштык. Бу таныш булмаган кызга бер каравым җитте, башымны югалттым, гашыйк булдым да куйдым. Линизаның кулларында йомшак бияләйләр. Шул бияләйләрнең берсен алдым да, төшеп киттем, истәлеккә булсын диптер инде. Шулай танышып, дуслашып киттек.


Бер елдан артык очрашып йөргәннән соң, яшьләр гаилә кора. Гаилә коруның да үз тарихы бар. Ташкенттан Фидәрис абыйның апалары җәйгә кунакка кайталар һәм кызны сорарга баралар. Линизаның әти-әнисе ризалыгын бирәләр, тик “соңгы сүз Линизаның үзендә” диләр. Ә Линизаның кияүгә чыгасы килми, ахирәтләренә барып “Фидәрис сорап килде, нишлим икән, дусларым?” дип киңәш сорый. “Без 15 көнгә генә кайттык, Фидәрисне өйләндерми китмибез” – дип апалары пыр туза. Яшь кыз бу басымга бирелә, гөрләтеп туй үткәрәләр яшьләр.


– Унбиш көнгә кайткан апалары өч ай торып киттеләр, – ди Линиза апа.


Яшь гаилә Бадрак авылының ферма очындагы бер урамыннан йорт сатып ала. Бер-бер артлы балалары дөньяга килгәч, балалар бакчасына, мәктәпкә якынрак булсын дип үзәк урамга күченәләр. Яхшы гына яшәп китәләр, мал-туар үрчетәләр, бакча тутырып җиләк-җимеш үстерәләр. Бәла аяк астында йөри диләр, көтмәгәндә янгып чыгып, йортлары яна. Бурдан кала, уттан калмый, дигәндәй, бер нәрсәсез торып калалар.


Линиза апа белән Фидәрис абый үз көчләре, тырышлыклары белән өй торгызалар. Фидәрис абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Бар төзелеш эшләрен үзе башкара. Үзенең эшен пөхтә итеп үтәп, һәр нәрсәне күңелен биреп эшли ул.


Линиза апа кырык елга якын хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга. Аңа клубта сәнгать җитәкчесе дә, халыкны хезмәтләндерү пунктында кабул итүче дә, дәүләт иминлеге агенты булып та эшләргә туры килә. Хезмәт ветераны.


Фидәрис абый гомере буе руль артыннан төшми. 42 елдан артык стажы белән лаеклы ялга чыга хезмәт ветераны.
Линиза Фәрвәй кызы белән Фидәрис Казыйхан улы үзләрен бәхетле итеп саныйлар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була белә.


Билаловларның балалары да акыллы, тәртипле булып үсәләр. Зилә кызлары Уфада балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Уллары Фидан өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә. Финарис уллары гаиләсе белән Нижневартовск шәһәрендә яши, эретеп ябыштыручы булып эшли. Кече кызлары Лариса гаиләсе белән Уфада яши, стоматолог ярдәмчесе булып хезмәт итә. Билаловларның җиде оныклары бар, җидесе дә – малай. Аткан таңнан Фиданнан хәбәр көтеп, балалар, оныклар дип гомер кичерәләр бүгенге көндә алар.


– Әти-әниебезнең шундый олы күңелле булулары – безнең өчен зур байлык. Гомере буе дус-тату яшәүләре, намуслы хезмәт итүләре – безгә үрнәк, – ди кызлары Лариса.


Билаловлар бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итеп яшәү, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлилли. Әйе, язмыш китергән сынаулар Билаловларны көчле булырга өйрәткән, ике арадагы хисләрне тагын да ныгыткан гына. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып яши алар бүген.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: