Бәләкәй Бадрак авылында яшәүче Фидәүл Нуртдинов та шушы һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша һәм бүген килеп шул вакыйгаларны искә төшерә:
– 1986 елның декабрендә Үзбәкстанда яшәгән чакта хәрби комиссариаттан чакыру килде. Чернобыльгә яшьләре 35-40тан узган ир-атларны алалар иде. Барып җитү белән безгә махсус форма бирделәр, аннан Чернобыльгә җибәрделәр. Без радиация зонасыннан ерак түгел генә урында эшләдек. Алты айдан соң мине кайтардылар. Махсус саклагыч киемнәрдә, респираторларда көне буе эшли идек. Авыз эчендә тимер тәме барлыкка килә иде.
Радиациянең зыянын ул Чернобыльдән кайтканнан соң сизеп ала. Аңа кадәр сәламәтлеге белән бәйле бер проблемасы булмаса да, кисәк кенә күз күреме начарлана, чәчләре агара, йөзе җыерчыклана башлый. Табиблар исә сәбәбен әлеге һәлакәт белән бәйләп аңлата.
– Безнең районнан да Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 22 кеше катнашкан. Кызганычка каршы, елдан-ел безнең сан кими. Бүгенге көнгә тугызыбыз исән: Хөрмәт Әмиров, Фидат Гайнанов, Рәфәүз Шәйхиев, Мулламөхәммәт Минсабиров, Айдар Мостафин, Фларис Мәгъзүмов, Гаян Дәүләтов, безнең район чернобыльчеләре оешмасын җитәкләгән Роберт Гыйлемшин һәм мин. Ел саен бергәләшеп җыелышып, шул авыр елларны хәтерләп, күрешеп, араларыбыздан иртә киткәннәрне искә алабыз. Быел да 26 апрельдә Борай үзәк мәйданында Батырлар аллеясында веноклар салырга җыенабыз, – дип дәвам итте Фидәүл абый.
Әйткәндәй, Римма һәм Фидәүл Нуртдиновлар – матур гомер кичергән парларның берсе дә. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Фидәүл абый Бәләкәй Бадрак авылында дөньяга килә. Ул бәләкәйдән тырыш һәм эшчән булып үсә. Тырыш егет мәктәпне тәмамлагач, военкомат юлламасы белән Бөре шәһәрендә шоферлыкка укып чыга. Аннары армия сафларына алына, хәрби хезмәтен Польшада үтеп кайта. Авыл хуҗалыгына шофер булып эшкә урнаша.
Римма апа Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Туймазы шәһәрендә медицина училищесын тәмамлагач, аны юллама белән Борай районына эшкә җибәрәләр. Хезмәт юлын Бадрак фельдшер-акушерлык пунктында башлый.
Берсе табиб, икенчесе шофер... Еш кына бу составта чакыруларга чыгарга туры килгәнгәме, мәхәббәт ялкыны аларны тиз уратып ала. Яшьләр беренче караштан бер-берсенә гашыйк булалар, күрәсең, чөнки бу хакта сорагач:
– Озак очрашып йөрмәдек, тиз генә өйләнешеп тә куйдык, – дип җаваплады Фидәүл абый хәләленә ягымлы караш ташлап. – Менә ярты гасырдан артык аңлашып, бәхетле гомер кичерәбез, Аллаһка шөкер. Эштән башканы белмәдек, хәзер инде тырышлыгыбыз җимешен татып, балалар-оныклар уңышына сөенеп яшәргә Ходай гомер һәм сәламәтлек кенә бирсен.
Илле ел элек Бадракта ике яшь гөрләтеп туй үткәрә. Менә шулай башланып китә аларның гаилә тормышы. Яшь Нуртдиновлар гаиләсе Үзбәкстан якларына кунакка баргач, шунда төпләнеп калалар. Икесенең дә һөнәрләре мөһим булганлыктан, эшкә урнашу җиңел була. Римма апа табиб, Фидәүл абый шофер булып эшлиләр. Бер ел эчендә фатир сатып алалар. Тик егерме ел Ургенч шәһәрендә яшәгәннән соң, дөньяларда ыгы-зыгы башлангач, Нуртдиновлар кире туган якка, Бадракка кайталар. Үз көчләре белән өй салып керәләр, аздан гына башлап, тырышып-тырмашып дөнья көтәләр, зур хуҗалык булдыралар. Яшьли үз көчләренә ышанып яшәргә өйрәнгәч, беркемнән дә көтеп утырмыйлар, җырда җырланганча барысын да бөртекләп җыялар, күпләп мал асрыйлар, кош-корт үрчетәләр, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр. Фидәүл абый һәрчак эштә булгач, бала тәрбияләү, хуҗалыктагы тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләр күбрәк Римма апа иңенә төшә. Шул ук вакытта ул ындыр табагы мөдире булып эшләргә дә өлгерә.
Кызлары Айгөл белән Гүзәлгә гомер бирәләр. Айгөл күрше Үләй авылда үскән, бер чишмә суын эчкән егетне пар итеп, гаилә кора. Бүгенге көндә Нефтекамада матур гомер кичерәләр, балалар үстерәләр. Гүзәл Бадрак авылына дәү әнисенә кунакка кайтып йөргән егет белән гаилә корып, Екатеринбург шәһәрендә яшиләр, кызлары Юлияне тәрбиялиләр.
Нуртдиновлар бүген дә башкаларга үрнәк булып, йорт тирәсен, өй эчләрен чәчәккә күмеп, булганына шөкер итеп, соклангыч гомер кичерә. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яшиләр. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” ди халык мәкале. Тырыш, белемле, итагатьле һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Римма апа һәм Фидәүл абый.