Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2023, 14:23

Ышанычлы водитель Илһам

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә машина йөртүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен – Автомобильчеләр көнен билгели. Аларның көндәлек хезмәте җиңелдән түгел. Чөнки руль артында җаваплы, игътибарлы, намуслы һәм, әлбәттә инде, үз эшен яраткан кеше утырырга тиеш. Арабызда алар исәбендә зур тәҗрибәгә ия машина йөртүче Илһам Исхаков та бар.

Илһамның тормышы юллар белән тыгыз бәйләнгән, аның машина йөртү стажы 38 ел тәшкил итә.
Мәктәптә укыганда ук техника яраткан Илһам әтисе кырында мәш килеп үсә. Көйләү, төзәтү кебек эшләрне ялт итеп башкарып куяр булган.
– Техниканы сүтеп җыю бик авыр эш түгел, тик ул эшләргә тиеш, – дип елмая шофер.
Силасау авылында күпбалалы гаиләдә балаларның иң зурысы булып туган Илһам әти-әнисенә зур ярдәмче булган. Туган авылы мәктәбеннән соң, Бадрак авылында укып, аттестат алып чыга. Бөре шәһәрендә ДОСААФта машина йөртү күнекмәләре һәм таныклык алып, армиягә китә. Владивостокта диңгез флотында хезмәт итә.
Машина йөртүче эше зур игътибар һәм җыйнаклык, техник белем һәм көчле характер таләп итә, һәм бу сыйфатларның барысы да безнең язма героенда бар.
Бүгенге көндә Илһам Исхаков Бадрак урта мәктәбенең балалар йөртү автобусында эшли. Җиденче ел инде көненә йөзгә якын километр узып, үзенә беркетелгән авыллардан балаларны йөртә. Көн саен таң атканчы Силасау, Арысланбәк, Вострецово авылларыннан укучыларны җыеп, дәресләр башланганчы, мәктәпкә илтеп җиткерә. Укулар беткәч, кире өйләренә тарата. Егермедән артык укучылар арасында Илһамның ике улы да әтиләре белән укырга киләләр. Ул транспорт белән идарә итү генә түгел, иң мөһиме, пассажирларының гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы.
– Һәр иртә, юлга чыгар алдыннан, транспортның әзерлеген карыйм, тормозларны, фараларны тикшерәм, үземә ышанып тапшырган техника өчен җавап бирәм. Әйе, әлбәттә, укучыларның гомере һәм сәламәтлеге өчен дә җаваплымын, безнең хезмәттә хәвефсезлек техникасын үтәү – мәҗбүри һәм беренче чиратта тора торган шарт, – ди Илһам.
Илһам кешеләр белән һәрвакыт җылы аралаша. Кунакчыл хуҗаның йорты кебек, машинасы да чиста һәм җыйнак. Үзе дә һәрвакыт пөхтә, әдәпле, пассажирларга игътибарлы һәм хәстәрлекле. Һәркемнең күңеленә юл таба, исәнләшә, рәхәтләнеп сөйләшә. Шундый кеше инде ул: аралашуда җиңел, ышанычлы, нинди генә хәлдә дә югалып калмый. Билгеләргә кирәк, балалар да аны бик ярата һәм ихтирам итә. Юкка гына түгел! Ул кечкенәләргә карата игътибарлы һәм итәгатьле.

Ышанычлы водитель Илһам
Ышанычлы водитель Илһам
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: