Барысына да тырышлык белән генә ирешеп була, дип саный алар.
Алтын көзләр җитте, ә аларның бакчаларында кура җиләге, чия куаклары җимеш биреп утыра. Җимештән дә татлырак яшьлек еллары да бар бит әле. Йөрәкләрдә искиткеч матур хатирә булып сакланалар. Әйтерсең лә, артта 50 ел ара калмаган да, барысы да әле кичә генә булгандыр кебек...
Гөлсәрия тумышы белән Борай кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәй шәһәрендә лаборантлар курсында укый. Кулына диплом алгач, юнәлеш белән Архангель районына юллана. Ә Камил армиядә хезмәт итеп кайтып, зоотехникка укып чыккач, туган ягы Архангель районының Аскын авылы хуҗалыгында эшләп йөргән мәле. Зоотехникның эше шул инде: фермада авыл хуҗалыгы хайваннары үрчетү белән мәшгуль ул. Хуҗалыктагы сыерларның сөтләрен тикшерү өчен материалларны лабораториягә илтергә кирәк була. Язмышына язылган мәхәббәтен шунда таба: Гөлсәрия яңа гына лабораториягә эшкә урнашкан була.
– Лабораториянең ишеген ачып керүгә, бер кызга күзем төште. Күгәрчен төсле күк күлмәк кигән, үзе гел елмаеп тора. “Бу кем була?”, – дип сорадым күп еллар анда эшләгән ападан. Ул: “Бу безнең Гөлсәриябез”, – диде. Мин аңа: “Бу кызга өйләнәчәкмен мин,” – дидем дә, алар яныннан чыгып киттем.
Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер инде. Гөлсәрия дә аны ошата. Бер күрүдә гашыйк булу шушы буладыр күрәсең. Шушы вакыйгадан соң озак та үтми, 4-5 айлап вакыт узуга, егет тәвәккәл адым ясый. 1973 елның август азаклары була ул. Ә 7 сентябрьдә Басыйровлар гаиләсе барлыкка килә. Туйлары бик күңелле уза, кунаклар ике көн буе бәйрәм итәләр. Бу елгы көзнең матурлыгын алар бүген дә сагынып искә алалар. Сентябрь ае кояшлы, җылы көннәре белән сөендерә.
Басыйровлар гаиләсе Казахстанга күченеп китә. Анда да Камил абый – зоотехник, Гөлсәрия апа лаборант булып эшлиләр. Төп эшләреннән башка, йорт мәшәкатьләре дә яшьлек каршында бөтенләй көчсез ул. Терлек азыгы хәзерләү, мал асрау, сыер саву, көтүгә чыгу, бәбкә-чебеш үстерү, бил бөгеп бакчада чүп утау – кул хезмәте, күп көч сорый торган мондый эшләр яшь гаиләгә бөртек кадәр дә авыр тоелмый. Киресенчә, алар бер эштән дә куркып тормыйлар. Шат күңелле булып яшәү аларга һәрвакыт ярдәмгә килә.
Бер-бер артлы тупырдашып, өч балалары – бер ул, ике кызлары дөньяга килә. Аларны тәрбияләп, олы тормыш юлына аяк бастыралар.
Унбиш елдан соң, Басыйровлар гаиләсе белән районыбызның Тепляк авылына күченәләр. Камил абыйның армиядә бергә хезмәт иткән дусты чакырып кайтара аларны. “Заря” исемендәге хуҗалыкка зоотехник булып урнаша ул һәм 20 ел дәвамында намуслы эшләп, лаеклы ялга чыга. Гөлсәрия апа да Тепляк авылы участок дәваханәсендә биш елдан артык эшләп чыга.
Басыйровлар балалар эшкә өйрәнсен дип, ихаталы йортта яшәүне хуп күрә.
– Утын ярсыннар, кар көрәсеннәр, су ташысыннар, мал-туар карашсыннар, дидем. Бервакытта да малдан өзелмәдек. Балаларыбызның эшчән, тырыш, тәртипле булып үсүләре дә шуның нәтиҗәседер дип уйлыйм. Үзебез дә тик торырга яратмыйбыз. Эшсез тору – авыру галәмәте, – ди Камил абый.
– Аллага иксез-чиксез шөкер, балаларыбызның бәхетле булуларын күрү – безнең өчен әйтеп бетермәслек олы бәхет, – дип сүзгә кушыла Гөлсәрия апа. – Мәктәптә укыганда да йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Алдагы көннәрдә дә шулай булсын, дип Аллаһыдан сорыйбыз.
– Тату яшибез. Балаларыбыз бер-берсенә кырын караш та ташламыйлар. Шуңа күрә микән, киленебез, кияүләребез дә, сөйләшкәндәй, өчесе дә бертөсле, бик акыллылар. Бер сүзләре юк, әткәй-әнкәй генә дип торалар. Аллага шөкер, килешеп яшибез, – дип аңа ялгап китә Камил абый.
Алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлсәрия апа белән Камил абыйның күңелләре шуңа күрә тыныч. Бергә тигез, тыныч гомер итүләренә, игелекле балалар тәрбияләп үстерүләренә, аларның эштә дә, гаиләдә дә үз бәхетләрен табуларына сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып гомер кичерәләр бүген.
Басыйровларның бергә яшәүләренә 50 ел. Алар тигез тормышта гомер итүнең бөтен яме тырышлыкта, дип исәплиләр. Гаилә башлыгы авыр чир белән көрәшсә дә, рух төшенкелегенә бирелми. Аның фикерләрен бүген гаилә коручы яшьләргә түкми-чәчми җиткерәсе килә.
– Кеше тәүфыйклы булсын; тәүфыйклы икән, һичшиксез, бәхетле була. Кеше малына кызыкмаска, эшләп яшәргә кирәк. Үз кулың белән эшләүнең рәхәтен берни белән дә чагыштырырлык түгел. Беркем дә фәрештә түгел, үз ярын сайлаганнар ахыргача бергә яшәсеннәр. Гаилә бер һәм нык булырга тиеш. Балалар да әти-әнидән үрнәк ала. Гомер сизелми дә үтә дә китә икән ул, яшьлекнең, тормышның кадерен белергә кирәк, – ди ул.
Фотосурәт гаилә архивыннан.