Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2023, 12:15

Ныклы гаилә - ил терәге

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Каринә ханым бөтен республикадан үрнәк гаилә булып дус-тату гомер кичерүче парларны Бөре шәһәрендә кунакка җыйдылар. 8 июль көнне узган әлеге бәйрәм чарасында төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган үрнәкле гаиләләр арасында Борайдан Галия һәм Рәфит Сәйфетдиновлар катнашты. Республика Башлыгы аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.

Ныклы гаилә - ил терәге
Ныклы гаилә - ил терәге

Галия һәм Рәфит Сәйфетдиновларны районыбызда яхшы беләләр. Борай егете Рәфит белән Иске Тазлар авылы кызы Галияне язмыш үзе таныштыра.
– Танышып, бик озак йөрмәдек, көзге әбиләр чуагында туйлар үткәреп куйдык. Бер-беребезгә терәк-таяныч булып, ярату-хөрмәт хисләрен саклап гомер итүебезгә бу елның көзендә утыз ел була, – дип елмаеп искә ала ул көннәрне Рәфит абый.
– Гаиләне саклый белергә кирәк. Саклый белү ирдән дә, хатын-кыздан да тора. Авырлыклар булса да, без сынмадык-сыгылмадык, – ди Галия апа.
Галия апа мәктәптәң соң Благовещен шәһәрендә бухгалтерга укып чыгып, Борайга эшкә кайта. Район мәгариф бүлегендә эшләгәннән соң, Борай өченче санлы “Кояшкай” балалар бакчасында хезмәтен дәвам итә.
Рәфит абый Башкорт авыл хуҗалыгы институтының урман хуҗалыгы факультетын тәмамлагач, хезмәт юлын районның урман хуҗалыгында техниктан башлый, әле ул Борай авыл биләмәсе башлыгы урынбасары.
Сәйфетдиновлар бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Зөлфия Башкорт дәүләт институтында аспирантурада укый. Шул ук вакытта эшләргә дә өлгерә. Әлеге вакытта Мәскәүдә Яңавыл егете Азамат белән гаилә корып, бәләкәй Дәрияне тәрбиялиләр. Ә уллары Азат исә контракт нигезендә Донбас җирләрендә илебезнең чикләре тынычлыгы өчен хезмәт итә.
– Инде үзләре әти-әни булсалар да, бала барыбер бала булып кала икән ул, – ди Рәфит абый.– Һаман да киңәш бирәсе, дөрес юл күрсәтәсе килә. Олыны олы, кечене кече итә белегез, эшкә җаваплы карагыз, уңышка ирешкән кешеләрдән үрнәк алып яшәгез дип һаман өйрәтәм әле.
Хезмәткә, эшле кешегә, чынлап та, хөрмәт зур бу гаиләдә.
Бакча, мал-туар – аларның уртак мавыгулары: җимеш бакчасында алма, чия, миләш, шомырт, карлыган, тагын әллә ниләр муллыктан сыгылып утыра, иртә яздан теплицада кайнаша башлыйлар. Ә Галия апаның чәчәк бакчасында нинди генә чәчкәләр юк. Быелгы корылык елында да бар гөлләре шау чәчәктә.
– Иртәләрем шул чәчәк-гөлләргә сокланып, улыбыз Азатның исән-имин кайтуын көтеп, балаларга хәерле тормышлар теләп, үзебезгә саулык һәм тигез картлык сорап башлана, – ди Галия апа.
Узган гомер юлыңа карап, шөкер, матур эз калдыра алганмын, дип сөенә алу, тырыш хезмәтеңә ихлас хөрмәт күрү – олы бәхет.
Буыннар чылбырын өзелмәс бәйләнештә тота белүче, бер-берсенә туганлык җепләре белән нык бәйләнгән, эшләү һәм яшәү рәвешләре белән дә үрнәк Сәйфетдиновлар гаиләсе – җәмгыять нигезе.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: