Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2022, 12:18

Тырыш егет Эмиль

“Студент” сүзе латинчадан “тырышып эшләүче” дип тәрҗемә ителә. Дөрестән дә, хәзерге заман студентлары дигәндә, тырышып укучы, үз өстендә ныклап эшләүче егетләр һәм кызлар күз алдына килеп баса.

Тырыш егет Эмиль
Тырыш егет Эмиль

Замана югары таләпләр куя. Универсаль булыр өчен аларга бар өлкәдә үзләрен күрсәтергә кирәк: студент яхшы укырга, уку йортының тормышында актив катнашырга, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә тиеш. Бары тик шундый актив темпта яшәсәң генә уңышка ирешәсең.

Шундый студентларның берсе Борай авылы егете Эмиль Низамов. Бүгенге көндә ул Башкорт дәүләт медицина университеты педиатрия факультетының алтынчы курс студенты.

Мәктәптә укыган вакытта Эмиль математика фәнен бик ярата, җиңел атлетика белән актив шөгыльләнә.

Университетта ул бокс белән шөгыльләнә башлый, хәтта ярышта беренче урынны яулый. Санкт-Петербург шәһәрендә ике тапкыр халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, берсендә беренче урынны алса, икенчеседә призлы урынга чыга.

Эмильнең  бер генә дә буш вакыты юк. Булса да, ул аны максималь рәвештә файдалы үткәрергә тырыша.

Әлеге вакытта ул Уфа шәһәренең 8нче санлы дәваханәсендә практика үтә. Монда ковид белән авырган кешеләргә ярдәм итә.

Әлбәттә, Эмильнең үз-үзенә таләпчәнлеге, бар эшне җиренә җиткереп башкаруы, укудагы уңышлары, кешеләргә карата ихтирамлылыгы әнисе Айгөл Айрат кызы һәм әтисе Илдар Фәрит улының тәрбиясеннән килә.

Киләчәк тормышын медицина белән бәйләгән Эмиль Низамов, гел сәламәтлек сагында торыр.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: