Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2022, 08:08

Бар яклап та булдыклы

Гомернең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала. Нәкъ шул чорда кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп була.

Бар яклап та булдыклы
Бар яклап та булдыклы

Яшь, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, “автомат” сүзен яратучы, әни ашларын сагынучы, декабрь һәм июнь айларын зырыгып көтүче һәм бик күп башка сыйфатларга бай булган студент инде ул.

Борай авылы кызы Миләүшә Казыйханова Башкорт дәүләт медицина университетының өченче курс талибәсе. Борай икенче санлы гимназиясендә  укыганда ук һәрьяклап та җитешергә тырыша, мәктәптә, районда, хәтта республикада үткәрелгән олимпиадаларда, конференцияләрдә гел катнашып йөри. Музыка мәктәбендә укыганда укытучысы Эльвира Хәсәнова белән конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Шулай ук гимназиядә укыганда “Дуслык” бию ансамбленә йөри. Гастрольләргә чыгып, конкурсларда катнашып, җиңүләр белән кайта. Миләүшә тик яхшы билгеләренә укып, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 

Гимназиядә,  музыка мәктәбе һәм хореография мәктәбендә алган белем һәм күнекмәләр югары уку йортында да кирәк була аңа.

– Барлык укытучыларым да яхшы әзерләп,  укуны дәвам итәр өчен лаеклы белем багажы бирделәр, – ди Миләүшә.

Бәләкәй чактан ук Миләүшә табиб булып уйнарга ярата. Аның үскәч врач буласы килә. Шунлыктан медицина югары уку йортына барырга тели.

–Университетта укуы авыр булса да, бик мавыктыргыч һәм әһәмиятле. Практик дәресләр университетта да,  дәваханәнең уку аудиторияләрендә дә уза. Дәресләрдә теорияне дә, гамәли күнекмәләрне дә үзләштерәбез. Хәзер, өченче курста, клиник дисциплиналарны өйрәнә башладык. Укытучылар безгә һөнәребездә җиңелрәк булсын өчен, үз тәҗрибәләрен тапшырырга тырышалар. Җәй көне район дәваханәләре базасында производство практикасы үтәбез, – ди булдыклы, ачык, күзләре янып торган студент.

Шулай ук конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашуын дәвам итә, фәнни мәкаләләр яза, сессияләрне “бишле”гә генә яба. Күптән түгел генә микробиология, вирусология буенча вуз эчендәге төрле факультетлар арасында олимпиадада катнашып, өч этабын узып, беренче урынны яулый. Укудан буш вакытта, бер генә минутын да юкка уздырмыйча, университетның мәдәни тормышында да актив катнаша. Аның уйлавынча, бу үз талантларын күрсәтү, яңа танышулар табу, студентлар чорыннан бик күп якты тәэсирләр алу өчен менә дигән мөмкинчелек. Миләүшә чараларны әзерләүдә дә катнаша, үзе чыгыш ясый: фортепианода уйный, соло һәм университетның “Бәхет” халык бию ансамбле составында бии. “Русия студентлар язы”, “Татьяна көне”, “Медицина хезмәткәрләре көне”, “Белем көне”, “Башкорт дәүләт медицина университетының миссы” – бер генә чараны да игътибарсыз калдырмаска тырыша ул. Көн минутлап язылганда: “Күпме күбрәк эшләсәң – шулкадәр күбрәк өлгерәсең”, – дип кабатларга ярата Миләүшә.

Уку-укыту, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен югары дәүләт академик стипендиясен ала ул. Бу тагын да талибәгә укуында алга омтылырга көч бирә. Шулай ук ул зур уңышлары өчен, дөрес тәрбия һәм тормышка яхшы караш бирә алганнары өчен, әти-әнисе Асия Фәхрәзи кызына һәм Илгиз Малик улына зур рәхмәтле.

– Студент чак – уңай эмоцияләр, ныклы белем, файдалы тәҗрибә һәм даими рәвештә үсү мөмкинлеге ул. Бу вакытта кеше буларак та һәм студент буларак та нәрсәгә сәләтле икәнеңне күрсәтергә мөмкинчелек бар. Университетны тәмамлагач, илебезгә, кешеләргә иң мөһиме – сәламәтлек бүләк итүчеләр арасында булырмын дип өметләнәм, – дип хыяллары белән уртаклашты Миләүшә.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: