Борай авылында туып-үскән кыз, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре социаль педагогия академиясендә математика укытучысы һөнәрен үзләштерә.
– Бәләкәйдән үк рәсем төшерергә яраттым. Балалар туганчы чигү чиктем. Балалар тугач, фетр уенчыклар тегә башладым. Шуннан соң кызыксындырган төрле шөгыльләрне «тәмләп» карадым: топиарийлар ясадым, суыткычка магнитлар, фетрдан китаплар тектем, бәйләм бәйли башладым. Һәр әйбергә күңелне салып эшлим мин, күңел ятмаса кул эшләми. Ул әйберләрне төрле бәйрәмнәргә бүләк итеп тә эшләдем, сатып алучылар да булды. Балалар бакчага, мәктәпкә йөри башлагач, алар белән бергә кул эшләре, рәсемнәр, аппликацияләр эшләдек. Хәзер инде үзләре дә эшли, мин булышам, – дип уртаклашты Миләүшә.
Өйләренә килеп керсәң, һич кенә күзләр дә алалмыйсың мондый матурлыктан. Зәвыклы итеп эшләнгән картиналар, уенчыклар, топиарийлар, гөлләмәләр күз явын ала. Тик торырга һич тә яратмый Миләүшә Рәшит кызы, бер урында гына таптанып тормыйча, гел алга, яңа белемнәргә омтыла. Өйдә гөлләр, җәен бакчада тирә-юньгә ямь биреп утырган төрле-төрле матур чәчәкләр үстерергә дә бик ярата ул.
– Аларга карап күзләр, күңел ял итә. Хатын-кызның эше, мәшәкате бик күп бит ул. Шуңа карамастан, үзеңнең яраткан шөгылеңә вакыт табарга кирәк. Кул эше күңел тынычлыгы, дөнья ыгы-зыгыларыннан онытылып торырга мөмкинлек бирә, – ди Миләүшә.
Тормыш иптәше Әхтәм белән үз йортларын булдырып, өч бала үстерәләр. Әминә, Алмаз үзләре дә бик матур рәсемнәр ясап, төрле конкурсларда катнашып, грамоталар, призлар алалар. Кечкенә Айрат та апа-абыйларыннан бер дә калышмый.
Бер яктан караганда, кул эшләре белән шөгыльләнү вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан – якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү ул.