Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2021, 16:05

Тәвәккәлләр һөнәре

Бүген - коткаручылар көне Коткаручы һөнәре – иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Катлаулы хәлләрдә, янгыннарда иң беренче ярдәмгә ашыгучылар алар. Коткаручылар бәлагә очраган кешеләргә ярдәм кулы суза, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап кала. Илдар Әминов Борай авылында гади эшчеләр гаиләсендә туган. Әтисе Нияз абый колхозда түбә ябучы булып, әнисе Мәхия апа район кулланучылар җәмгыятендә эшләгән. Икенче санлы мәктәпне уңышлы тәмамлап, Бөре педагогия институтына юллана Илдар абый. 1983 елда югары уку йортын тәмамлап, кулына биолог-химик белгечлеге буенча диплом алып, һөнәри юлын Иске Тазлар авылы мәктәбендә башлый.

Тәвәккәлләр һөнәре
Тәвәккәлләр һөнәре

Биредә директор вазыйфасына үрләтелә. Озак еллар Әҗәк мәктәбен дә җитәкли. Язмыш җилләре төрлечә борыла шул. Илдар Нияз улы үзен бөтенләй икенче өлкәдә сынап карарга уйлый. 72нче янгын бүлегенә янгын сүндерүче булып урнаша ул. Бер елдан каравыл начальнигы була. Инде менә ун елга якын Илдар Әминов – бүлек командиры.
Бер каравылда диспетчер, каравыл җитәкчесе, аның ярдәмчесе, командир һәм янгын сүндерүчеләр була. Аларның эш сменасы киенү-чишенү бүлмәсеннән башлана. Биредә һәр кеше үз баллоннарының, битлекләренең төзеклеген тикшерә, шулай ук машинаны да карыйлар, янгынга чыга торган киемнәрен әзерләп куялар. Сигнал алынгач, алар тиз арада (моның өчен 21 секунд каралган) киенеп, чыгып китәргә тиеш. Күмәкләшеп киенгән чагында озаграк вакыт таләп ителә. Хәбәр алынып, әзерләнеп чыгып китәр өчен бер минут вакыт бирелә.
Шуңа күрә Илдар абый:
–Безнең эштә минутлар түгел, секундлар хәл итә, – ди. – Сигнал булганда ук кайда янгын чыгуы турында хәбәр алына. Без инде, шуңа нигезләнеп, эш тәртибен күз алдына китерәбез. Янгын вакытында һәр кешегә билгеләнгән вазыйфа бар. Һәрберебез шуны төгәл үти, ләкин көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Аңа да әзер булырга кирәк.
72 санлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә янгыннарга гына түгел, юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне дә коткарырга чыгарга туры килә. Моннан тыш шикле әйберләр табылган очракларда да ярдәмгә чыга алар.
– Һәлакәт булган урынга барып җиткәч, без беренче ярдәм күрсәтергә тиеш. Бәлагә юлыгучының хәлен белгәч, кирәкле эшләрне башкарабыз. Аварияләрдә дә, янгыннарда да иң авыры – мәетләрне алып чыгу. Шуңа күрә, теге яки бу чакыруны алгач, кеше булмаса гына ярар иде, дип телибез. Кыскасы, безнең һөнәр ияләре физик яктан да, психологик яктан да барысына да әзер булырга тиеш, – ди Илдар Әминов.
Гомерләрен куркыныч астына куйган вакытлары да еш була икән.
Кешенең янгын эчендә калганын белсәләр, түшәм җимерелеп төшәр, дип куркып торырга вакытлары юк аларның. Ярдәмгә ашыгырга кирәк. Барганда ук кешенең янгын эчендә калуын белсәләр, иң элек аны эзлиләр икән. Шулай да үзләренә дә саклык чаралары турында онытырга ярамый. Кыскасы, эшләрендә куркыныч моментлар күп була.
– Чакыруга чыгып киткәндә сине нәрсә көтәсен бервакытта да белеп бетереп булмый, – ди Илдар Нияз улы. – Шуңа күрә эшебездә бер-береңә карата булган ышаныч та зур роль уйный.
Хезмәттәшләрен җылы сүз белән генә искә ала Илдар абый. Коллектив бердәм, тату, ярдәмчел. Монда, әлбәттә, җитәкченең дә өлеше зур.
– Денис Илдар улы – яхшы җитәкче. Яшь булуына карамастан, үз эшен яхшы белә. Коллективның һәр кешесенә хөрмәт белән карый. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, беркайчан да кире борганы юк, гел ярдәм кулы сузарга әзер. Алга таба да коллектив шундый бердәм булып, бер-берсен аңлашып эшләсен, – ди Илдар абый.
Илдар Нияз улын үзен дә биредә хөрмәт итәләр, тәҗрибәле, белемле хезмәттәшләрен үзара “әткәй” дип йөртәләр алар.
Гаиләсенә килгәндә, Илдар Әминов – яраткан тормыш иптәше, әти, дәү әти дә. Гөлфия Габит кызы белән гаилә корып, өч кызга гомер бүләк иткәннәр. Кызлары өчесе дә тырыш, югары белемлеләр. Тормыш иптәше Гөлфия апа да 72нче янгын сүндерү бүлегендә озак еллар диспетчер булып көч салган, инде лаеклы ялда.
Кыю, тәвәккәл, авырлыклар алдында югалып калмаучы, энергияле һәм җитез Илдар Нияз улының хезмәте күптапкырлар ведомство медальләре белән билгеләнгән.
Ә без исә янгын сүндерүчеләргә яңа ел алды көннәрен дә, бәйрәмнәрне дә тыныч, янгыннарсыз уздыруларын телибез.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: