Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
9 декабрь 2021, 09:10

Юлга чыксаң, кагыйдәләрне төгәл үтә!

Безнең районда кешеләр гомере өзелгән, юл-транспорт фаҗигаләре еш булган  юллар бар. Кайсы автомобиль юллары аеруча куркыныч булуы турында ЮХХДИнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Гөлназ Әсләмова сөйләде.

Юлга чыксаң, кагыйдәләрне төгәл үтә!
Юлга чыксаң, кагыйдәләрне төгәл үтә!

һәлакәтләре районның Дүртөйле-Борай автомобиль юлында теркәлгән, биредә ике кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән. Ике кеше Уфа-Яңавыл юлында зыян күргән. Аварияләрнең төп сәбәпләре – юлларда игътибарсызлык, йөрү тизлеген арттыру, каршы юнәлешкә чыгу.

- Гомумән, безнең район аша үткән юллар яхшы торышта, билгеләр бар, юл читләре тәртипкә китерелгән. Тик юл-транспорт вакыйгаларында кеше факторы да бар: машина йөртүчеләр, үз-үзләренә ышанып, каршы юнәлешкә чыгып, юл билгеләрен исәпкә алмый, йә бөтенләй исерек килеш руль артына утыра. Болар барысы да коточкыч нәтиҗәләргә китерә, – ди Гөлназ Әсләмова.

Шулай ук инспектор искәртеп үтә: машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, тизлекне киметергә яки җәяүлеләрне үткәрү өчен тукталырга кирәк. Юл хәрәкәтен еш кына дөрес бәяләмәгән һәм юл йөрү өлешендә булган хәлләргә тиз һәм дөрес җавап бирә алмаган балалар һәм өлкән яшьтәге юл хәрәкәтендә катнашучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Үз чиратында, җәяүлеләргә дә үзләре белән яктылык кайтаручы элементларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләр өчен күренүен тәэмин итәргә киңәш ителә.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге хезмәткәрләре районның барлык автомобильчеләрен, җәяүлеләрне һәм район территориясе аша узучыларны юлларда игътибарлы булырга өндиләр. Һава шартлары көннән-көн катлаулырак, караңгы да иртә төшә. Сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Иң мөһиме – беркайчан да спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң автомобиль руле артына утырмаска. Һәм шуны истә тотарга кирәк: машина йөртүченең игътибарына аның үзенең гомере, юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләрнең гомере дә бәйле.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: