Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2021, 10:10

Матурлык – ул күңел яктысы

Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында кулларыннан гөл тама диләр. Тәрәзә төбендәге гөлләре кышын да шау-чәчәктә утырып, җәй көннәрендә ишегалды аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгәнгә, өендә үзе тудырган һәртөрле матурлык булганга гына түгел, нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып торганга, уңган-булганга шулай диләр алар турында. Эльгина Фәрвазова – шундый матурлыкка омтылучы, гүзәллек тудыручы, оста куллы хуҗабикә.

Матурлык – ул күңел яктысы
Матурлык – ул күңел яктысы

Кыш көннәрендә генә түгел, җәен бакчада шаулап чәчәкләр үсеп утырганда да сорап киләләр Эльгинага кәрҗин-кәрҗин чәчәкләрне. Бу чәчәкләрне күргәч, болындагы, бакчалардагы гүзәллек өй түренә күчкән кебек. Чиләк-чиләк чәчәк өләшә ул.


– Интернет челтәрендә утырганда шундый хуш исле сабынлы чәчәкләргә күзем төште. Шуннан үземнең дә ясап карыйсым килде. Карап утырганда бик ансат кына ясала кебек, әмма алай тиз генә килеп чыкмады. Күбрәк ясаган саен кул шомара, үземә дә ошый башлады. Чәчәкләремне туганнарга, дусларга күрсәткәч, матур дип мактап та җибәрсәләр, күңел дә үсеп китә, эшләргә дә рәхәт. Кич белән үземнең яраткан эшемә утырам, – ди ул.
Бер кәрҗин чәчәк ясау өчен якынча бер көн кирәк икән. Ул ясалма чәчәкләр генә түгел, бакчасында, өендә дә төрле-төрле чәчәк-гөлләр үстерә. Эльгина – күпбалалы әни дә. Тормыш иптәше Илнар белән бер ул һәм ике кыз үстерәләр.
– Өйрәнергә теләк кенә кирәк, теләк булса бөтен эшне дә башкарырга мөмкин. Авыл җирендә күрше күршегә керми тормый бит, күргәч, ошаталар, миңа да ясап бирмәс микән диләр. Аннан соң аларга да ясыйм. Менә шуннан китә инде. Социаль челтәрләр аша да сорыйлар. Кем сорый, шуңа ясап бирәм. Хезмәтем кемгәдер матурлык бүләк итә ала икән, сөенәм генә, – ди Эльгина, яраткан шөгыленнән канәгать булып.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: