Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2021, 10:45

Бәйләмнәрендә – йөрәк җылысы

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Күңел җылысын кушып эшләгән кул эшләре сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Иске Бикмәт авылында гомер итүче Әлфинә Галимованың йорты әллә каян күзгә ташлана. Һәр җирдә – чисталык-пөхтәлек.

Бәйләмнәрендә – йөрәк җылысы
Бәйләмнәрендә – йөрәк җылысы

Ул Тәтешле районы Ялгыз Нарат авылында туып-үскән. 1982-1985 елларда Дуван авыл хуҗалыгы техникумында белем алып, “Алга” колхозының сөтчелек-товарчылык фермасында хисапчы-лаборантка булып көч сала. Әлеге вакытта Әлфинә апа лаеклы ялда. Пенсиягә чыктым дип, кул кушырып утырмый ул, мал-туар, кош-корт асрый, чәчәкләр үстерә, кул эшләре белән мавыга.
Аның өендә татар хатын-кызларына хас үзгә бер матурлык белән җыеп куелган караватта нур чәчеп утырган чигүле япмалар, аш бүлмәсендәге бизәкле тастымаллар хуҗабикәнең уңганлыгына ишарәли.


Кул эшләре белән күптән шөгыльләнә башлаган Әлфинә Әдип кызы. Өйдәгеләрнең һәммәсендә – җылы оекбаш, җылы кофта. Якын кешеләрен яратып, әнә шулай аяк-кулларын һәм аркаларын гел җылыда тота ул.


Бөтен җирдә матур гөлләр, чигүле-чуклы япмалар – болар барысы да Әлфинә апаның алтын куллары башкарган хезмәте. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана. Бәйләмнәрендә күңел җылысы да бар.
– Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эшләре белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан – якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, бу шөгыль – сәламәтлек өчен дә бик файдалы бит ул, – ди Әлфинә апа.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: