Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2021, 10:10

Биш балам – биш шатлыгым», – ди Бикҗән авылында яшәүче Анфиса Килмәтова

Анфиса тумышы белән Алтаю авылыннан. Туган авылында тугыз сыйныф белем алганнан соң, Борай мәктәбендә укый, һөнәрчелек училищесында пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә.– Мин һәрчак зур, тату гаиләм булсын иде дип хыялландым, – дип уртаклаша хуҗабикә. – Сигез балага гомер бүләк иткән әтиемнең әнисе минем өчен һәрвакыт үрнәк булды. Күп балалы ана булу – зур бәхет. Балаларым – минем бөтен тормышым.

Биш балам – биш шатлыгым», – ди Бикҗән авылында яшәүче Анфиса Килмәтова
Биш балам – биш шатлыгым», – ди Бикҗән авылында яшәүче Анфиса Килмәтова

Анфисаның хыялы тормышка аша: аның да гаиләсен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ире Динар – төзүче. Борыстан өйләр салу белән шөгыльләнә, евроремонт остасы да ул. Динар хатыны, балалары дип өзелеп тора, кулыннан килмәгән эше юк. Кышын ул улы һәм кызлары өчен ихаталарында кардан тау, берсеннән-берсе гүзәлрәк әкият геройлары сыннарын да эшләп куя, җәен балаларга уйнар өчен атынгычы, спорт корылмалары булган мәйданчык җиһазлаган.
– Минем ирем бик әйбәт, бала җанлы әти. Ул әйбәт булмаса, биш бала алып кайтмас та идем, балаларны нык ярата, – дип, шатлыгы белән уртаклашты Анфиса.
Күп бала тәрбияләү аеруча зур көч һәм сабырлык сорый. Килмәтовлар гаиләсендә дә иң күп авырлык әниләре җилкәсенә төшәдер.
– Минемчә, тәрбия күбрәк әниләр кулында булырга тиеш. Балаларны тәрбиялисе дә юк инде, алар тик безне кабатлый, үзебез үрнәк без аларга, – ди ул.
Хәзерге вакытта бәхетле әнинең өлкән кызы Вилена алтынчы сыйныфта укый, икенче ел инде халык биюләре ансамблендә шөгыльләнә, бассейнда йөзүне дә үз иткән. Уллары Раил – дүртенче сыйныф укучысы, спортчы. Ирекле көрәш түгәрәгенә йөреп, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Күптән түгел Пермь краенда үткән ярышларда өченче урын яулаган. Беренче сыйныфтан йөзүгә дә йөри, биредә дә сынатмый үзен Раил, район, зона ярышларында 1-2 урыннардан калмый. Рианнага биш яшь. Биюгә кашыйк кызыкай, апасы үрнәгендә, район мәдәният йортындагы халык биюләре түгәрәгендә шөгыльләнә. Мәктәпкә барырга әзерләнә, яшенә карата бик белемле, инде укый, саный белә. Кечкенәләре Ангелина белән Ясминә балалар бакчасына йөри, уйнарга, рәсем ясарга яраталар.
Анфиса – хуҗабикә. Савым сыеры, бихисап кош-корт асрап, дөньяларын гөл итеп тота. Хатын-кызлар эшен генә түгел, ир-егетләр һөнәрләрен дә белә ул: кирәк икән болгарка, чүкеч тота, мотоблок белән идарә итә, машинада йөри, “Дружба” белән утын кисә. Кышкылыкка йөздән артык банка компот, төрле салатлар, кайнатмалар ясый. Гаиләдә һәркемнең вазыйфасы билгеле. Өй җыештыру, бакчага утырткан яшелчә, җиләк-җимешләргә су сибү, чүп утау, уңышны җыеп алу, кечкенә сеңелләрен карашу – болар барысы да балаларга йөкләнгән. Кызлар савыт-саба юа, өй җыештырырга булыша. Раил инде күбрәге әтисе янында кайнаша.
Хезмәт сөючән, тату һәм ярдәмчел бу гаиләне авылда яраталар, хөрмәт итәләр. Узган елда биш бала әнисе Анфиса Килмәтовага “Ана даны медале” тапшырылган. Бүгенге көнне Анфиса язмышына рәхмәтле булып яши.
– Гаиләбез ишле булды, безгә гомер бүләк итеп, кеше арасында ким-хур итмичә аякка бастырганы өчен, иң беренче чиратта, әнием Соня Ивановнага чиксез рәхмәтлемен. Аның тәрбиясендә көчле, авырлыклар алдында сынмый торган, яратучы күпбалалы әни булуыма сокланып яшим. Кайнанам Рәфидә Сабир кызы да һәрвакыт акыллы, зирәк һәм сөекле булды, аңа да минем бәхетемә шундый ышанычлы ул үстергәне өчен рәхмәт белдерәсем килә, – ди ул.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: