Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь 2021, 15:20

Исерек водитель – җинаятьче!

Соңгы чорда исерек килеш автомобильгә утырган водительләр саны да, алар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләре дә артып тора. Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле хәл катлаулы булып кала, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Статистикага күз салсак, борчылырга урын бар. Ел башыннан республика буенча исерек килеш 13 меңгә якын машина йөртүче тотылган. Алар гаебе белән килеп чыккан аварияләрдә зыян күрүчесез калган очрак бик сирәк. Мондый аяныч хәлләргә килеп җитмәүне күздә тотып, район эчке эшләр бүлегенең юл патруле экипажлары даими максатчан рейдлар уздыра. Алар авыл биләмәләрендә дә, район үзәгендә дә спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларны булдырмау өчен җитди күзәтүләр оештыра.  үптән түгел безнең районда исерек водитель катнашлыгында авария булган. Район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Борай–Таңатар автомобиль юлының 14 чакрымында 1957 елгы ир-атның исерек хәлдә, юл хәрәкәтенең хәвефсез тизлеген тәэмин итмичә, юл читенә төшеп китүе турында хәбәр керә. ЮХХДИ инспекторлары, урынга килеп, һәлакәтне рәсмиләштерә, ашыгыч ярдәм чакырталар.

Исерек водитель – җинаятьче!
Исерек водитель – җинаятьче!

Юл-транспорт һәлакәте, аның  нәтиҗәләре буенча үзебезнең журналистик тикшерүне үткәрергә булдык. Бәлки, кеше үрнәгендә уйланып, кемнедер бу ялгышлыктан коткарырга, гомерен саклап калырга ярдәм итәрбез.

Бу юл фаҗигасенә район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илнар Шәйдуллин чыга:

- Үземнең эчке эшләр бүлегендә эшләгән дәверемдә юл һәлакәтләрен күп күрергә туры килде. Ләкин мондый фаҗигаләргә күнегеп булмый. Исерек килеш руль артына утыручы водитель аркасында чыккан юл һәлакәтләрендә, гадәттә, кеше гомере өзелә яисә авыр тән җәрәхәтләре ала. Кемдер әти-әнисен, баласын, туганын югалта. Бу вакыйгаларны күрү чыннан да бик авыр. Бу юл фаҗигасендә водитель исән, тик ул бик күп тән җәрәхәтләре алган иде. Аның руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утырганы ачыкланды. Медицина хезмәткәрләре зыян күргән ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында район үзәк дәваханәсенә алып китте.

Исерек хәлдә машина белән идарә итү авыр җинаять булып санала. Хөрмәтле райондашлар! Алкоголь кулланып рульгә утырганчы шуны уйласагыз иде, сезнең юлыгызда уйламаган фаҗига килеп чыгарга һәм анда кеше гомерләре өзелергә мөмкин. Руль артына утырганда, исегездә тотыгыз, сез үзегез һәм пассажирлар өчен генә түгел, ә барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплылык тотасыз. Үзегезне саклагыз! Сезне өйдә көтәләр!

Төрле тән җәрәхәтләре алган ир-ат үзәк дәваханәнең хирургия бүлегенә салына.

- Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары эшенә, юл полотносының да сыйфаты яхшыруга карамастан, юл-транспорт һәлакәтләре саны арта бара. Һәм аларның күбесенең сәбәбе – исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү. Исерек хәлдә машина йөртүче үзен, пассажирларының гына түгел, юл хәрәкәтендә катнашкан барлык кешенең дә гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя.

Агымдагы елның октябрь ае башында безнең хирургия бүлегенә юл фаҗигасенә тарыган ир-ат эләкте. Аның машина белән идарә иткәндә исерткеч эчемлекләр кулланганы ачыкланды. Ир-ат җитди тән җәрәхәтләре алган: аның умыртка баганасы, умыртка сөякләренең барысы да диярлек сынган, башында яра бар иде. Ул шок хәлендә иде. Кызганычка каршы, безнең кулыбыздан килгәнчә барысын да эшләп тә,  аны коткара алмадык.

Табиб буларак шуны әйтер идем, транспорт чарасы – югары хәвеф чыганагы. Машина, гомумән барлык төр техника белән идарә иткәндә, бик сак булырга кирәк. Алкоголь куллану бөтен организмга тәэсир итә, бигрәк тә баш мие зыян күрә. Ә спирт аз гына микдарда да организмны сүлпәнләндерә, юл хәрәкәтендә аек килеш тә нык игътибарлы булу кирәк, – ди район үзәк дәваханәсенең табиб-хирургы Ленар Баһаветдинов.

Без массакүләм мәгълүмат чаралары һәм шәхси мәгълүматны яклау турындагы законнар буенча юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүченең исемен күрсәтергә хокуклы түгел. Һәлак булган кешенең шәхесе, аның яшәү рәвеше, нинди кеше булуы турында белешергә булдык. Авылдашлары билгеләвенчә, ул – гадәти пенсионер, ялгызы гына яшәгән. Тыныч холыклы, кеше белән бик аралашучан булмаган. Кайвакыт “салыштырырга” яраткан. Моңа кадәр спиртлы эчемлекләр кулланып, машина руле артына утырганы күренмәгән. Нинди сәбәпләр аркасында исерек килеш машина руле артына утыргандыр, ансы билгесез. Ни генә дисәң дә, хәзер инде кешене кайтарып булмый. Шушы коточкыч мисалда, райондашлар, гомумән кешелек уйлансын иде. Исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырмагыз! Үзегезнең һәм тирә-яктагыларның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куймагыз!

ЮХХДИ инспекторлары бер генә түгел, кабаттан салган килеш руль артына утырып кагыйдә бозучылар булуын искәртә. Кызганыч, менә шулай бер кат җаваплылыкка тартылгач та, акылга утырмаган машина йөртүчеләр очрап тора, ди эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Ә бит үз язмышың турында уйламасаң, башкаларның гомерен өзү куркынычы булуын истән чыгармаска кирәк.

- Законнар да мондый машина йөртүчеләргә һаман катгыйланып тора. Салган килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче өч көн эчендә ЮХХДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалткан булуы турында белешмә тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, җәза срогы тагын да озаерга мөмкин, җәза үтәү таныклыкны тапшырган көннән исәпләнә. Закон буенча, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утырган машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше үлсә, ул 2-7 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай ук аңа өч ел дәвамында кайбер вазыйфаларда эшләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела. Әгәр авариядә исерек машина йөртүче гаебе белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, төрмәдә утыру вакыты 4 елдан алып 9 елга кадәр булырга мөмкин. – ди ЮХХДИнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Гөлназ Әсләмова. – Транспорт чарасы белән исерек хәлдәге шофер идарә итүен (яки руль артына утырырга җыенуын) күрсәгез, бу хакта кичекмәстән эчке эшләр бүлегенең кизү частенә хәбәр итәргә кирәк. Исерек хәлдә булган хокук бозучыны оператив рәвештә тоткарлау максатыннан, автомобильнең моделен, кузовның төсе һәм транспорт чарасының дәүләт теркәү билгесен, шулай ук аның урнашу урынын һәм хәрәкәт юнәлешен хәбәр итәргә кирәк.

Фото: ОГИБДД по Бураевскому району

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: