Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2021, 16:30

Җанисәп алу тәмамланды

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр илдә Бөтенрусия халык исәбен алу үтте. Бөтенрусия халык исәбен алу ун елга бер тапкыр үткәрелә. Аны үткәрү вакыты илебез хөкүмәте тарафыннан раслана. Билгеле булуынча, әлеге чара 2020 елда үтәргә тиеш иде. Ләкин пандемия сәбәпле, бу эш бер елга кичектерелде. Борай һәм авыллар урамнарында бер ай буена зәңгәр җилет кигән, "Всероссийская перепись 2020" дигән тамгалы зәңгәр шарф таккан, кулларына "Росстат" дип язылган портфель тоткан кешеләр йөрде. Алар – җанисәп алучылар.

Җанисәп алу тәмамланды
Җанисәп алу тәмамланды

Әлеге мөһим эш башкаручыларны шушы киемнәре буенча танырга мөмкин иде. Русия Эчке эшләр министрлыгы мондый чорда үзен җанисәп алучы яки волонтер итеп танытырга тырышкан мошенниклар булуы хакында алдан кисәтүләр дә ясады.

Нигә кирәк ул җанисәп? дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Белгечләр аңлатуынча, аның нәтиҗәләре халык санына һәм аның яшь составына төгәллек кертергә ярдәм итә, демографик күзаллауны бирә. Җанисәпкә таянып, алдагы 10 елга социаль һәм икътисадый программалар төзелә, эшләр планлаштырыла. Димәк, аның нәтиҗәләре безгә генә түгел, бездән соң яшәячәк буыннарга да кирәк.

Бу җанисәпнең үзенчәлеге аның “санлы” булуында, ягъни санлы технологияләр кулланылып үтүендә булды. Икенче төрле әйткәндә, кешеләр Дәүләт хезмәтләре (“Госуслуги”) порталында электрон исәп битен үзаллы тутыра алды, исәп алучыларның махсус программалы планшетлары булды, шулай ук исәп алу участокларында да язылырга мөмкин иде. Тагын бер үзенчәлек шунда ки: халык санын алу катнашучылар сүзләреннән алып барылды. Беркем дә күрсәтмәде, “дөрес” җаваплар әйтмәде.

Шәхсән мин үзем дә халык исәбен алуда бик теләп катнаштым. Заманча, уңайлы (минемчә) ысул белән эш иттем. Җанисәп алу башланган иң беренче көндә үк дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына кереп, тәкъдим ителгән сорауларга җавап биреп, электрон форманы тутырдым.  Бу ысул мине исәп алучыны көтеп утырудан да азат итте. Шуның белән беррәттән, порталда җанисәп үтүнең уңайлымы-юкмы икәнен сынап алу мөмкинлеге дә булды. Бу эш якынча 10 минут вакытымны алды. Әгәр дә йортыгызда, фатирыгызда, гомумән, гаиләгездә яшәүчеләр саны күп дигәндә биш кеше булса, порталда сораштыру битләрен тутыру нәкъ шулкадәр вакытны ала да инде. Бу бик тиз.  Кимчелекләргә килгәндә, әлеге ысул өлкән буын кешеләренә авыр булып тоелырга мөмкин. Аннары, интернет челтәренең тотрыклы, яхшы эшләве дә кирәк.

Дәүләт статистикасы бүлек җитәкчесе Эльвина Галинурова билгеләвенчә, бу халык санын алу җәмәгатьчелек игътибары һәм контроле астында үтүе белән, шул исәптән социаль челтәрләрдән файдалану белән дә, аерылып торды.

- Гомумән алганда, халык санын алу өзеклекләрсез узды. Планшетлар да, дәүләт хезмәтләре порталы да ышанычлы эшләде. Исәпкә алучылар да үз-үзләрен аямыйча эшләделәр. Безнең районда халык санын алуда 40 исәпкә алучы, җиде контролер һәм биш волонтер катнашты. Бөтенрусия халык санын алуның төп этабы бик катлаулы шартларда узды, ул барлык юнәлешләрне дә – социаль-икътисадый, эпидемиологик, сәяси, оештыру үз эченә алды. Шуңа карамастан, бүген халык санын алу узды, дип ышанычлы әйтергә була.

Инде икенче этап – мәгълүматларны эшкәртү, кабатлауларны бетерү һәм нәтиҗәләрне төгәл исәпләү башлана. Цифрлы җыю һәм анализлау хисабына Росстат халык саны турындагы беренче оператив мәгълүматны гыйнвар азагында, ә халык санын алуның тулы нәтиҗәләрен 2022 ел ахырына кадәр бастырып чыгарырга планлаштыра. Росстат башлыгы сүзләренә караганда, икенче этапта эш катлаулы һәм күпкырлы булачак, ә массакүләм мәгълүмат чаралары аның нечкәлекләре турында белә алачак. Мәгълүмат алуның ачыклыгы һәм тизлеге – цифрлы исәпкә алу үзенчәлекләренең берсе, – диде Эльвина Марат кызы.

Өченче участок буенча халык исәбен алучы Рәзилә Хәмәтнурова әйтүенчә, җанисәптә катнашу – Русиядә яшәүче һәркемнең гражданлык бурычы.

– Без барыбыз да бу төбәктә яшибез, шушы урынны кайчандыр безнең ата-бабаларыбыз яшәү, эшләү урыны итеп сайлаган. Шуңа да яшәү торышыбыз, бер-беребезгә булган карашыбыз да һәрвакыт якын, җылы булсын иде. Туган ягыбыз, кече ватаныбыз, бер-беребез өчен яхшы гамәлләр кылу һәр кешенең хәленнән килә, әлбәттә. Җан исәбен алу вакытында чыннан да безнең авылларда шундый аңлаучан, ярдәмчел халык яшәвенә тагын бер кабат инандым. Халык исәбен алучы буларак Таңатар авыл биләмәсенә караган бөтен авылларда йөреп чыктым. Үзебезнең төбәк булгач, бер-беребезне якыннан белгәч, авырлыклар күрмәдем, җанисәптә катнашмыйм, дип баш тартучылар да булмады. Һәрбер йортта булып, һәр кеше белән уртак тел табып, төгәл җаваплар алып, эшемне башкардым. Арада берничә кеше халык санын алуда “санлы” ысулны сайлап, заманча технологияләр кулланып катнашты.

Шунысы да куанычлы: һәрбер авылда кичләрен утлар балкый, йөрергә комачаулык юк, хәтта урамда хуҗасыз этләр булмавы да күңелгә рәхәтлек өстәде. Төрле һава шартларында йөрергә туры килсә дә, халык җылы итеп каршы алды, чәй табыны артына да чакыручылар булды. Бу, әлбәттә, татулык, бердәмлек билгесе. Шуңа барысына да рәхмәтле булып, эшләгән яхшылыклары, изгелекләре үзләренә кайтуын теләп калам. Шушы авыр заманада бер-береңә булган яхшы мөнәсәбәт, күңелдә дәрт уята, туган җиребезгә булган мәхәббәт хисен көчәйтә.

Халык исәбен алу кебек зур, масштаблы эшне оештыручылар ярдәмен дә даими сизеп тордым. Районның  дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Эльвина Галинурова, халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Зөлфия Моратова, безнең участок контролеры Лилия Хәкимоваүзләрен белемле, таләпчән җитәкчеләр итеп күрсәтте. Безне, халык исәбен алучыларны, туплап, дөрес юнәлеш биреп, эшебезне җиренә җиткереп эшләргә ярдәм иттеләр. Чын-чынлап мондый җитәкчеләр булганда, яңалыклар ачарга, авырлыкларны җиңәргә дә була икән. Рәхмәт аларга шуның өчен, – ди ул.

Чыннан да халык исәбен алу – мөһим вакыйга. Республиканың дүрт миллионнан артык кешесенең җанисәптә катнашуы, төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның бу зур чараның югары дәрәҗәдә үтүен хуплавы ­– урыннарда халык исәбен оештыруда, алып баруда катнашкан һәркемнең катлаулы эш нәтиҗәсе ул.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: