Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2021, 15:52

Алтынга төрелгән гомер юллары

Яңа Ялдәк авылында яшәүче Шәймөхәмәтовлар алтын туйларын билгели

Алтынга төрелгән гомер юллары
Алтынга төрелгән гомер юллары

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Ярты гасыр пар булып, икесе бер җан булып гомер кичергән гаиләләр соклануга лаек. Шундый гаиләләрнең берсе – Яңа Ялдәк авылында яшәүче Шәймөхәмәтовлар турында сүзебез. Алар 50 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур, бәхетле гомер кичерә. Үткән гомерләренең һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артта озын, күптөрле мактау, хөрмәтләүләргә лаек фидакарь хезмәт. Өй тулы бала-чага да үсеп таралышкан, алар – күптән әти-әни генә түгел, оныкларының яраткан нәнәләре, картәтиләре.

Гаилә башлыгы Данис Хәлил улы 1949 елның сентябрь аенда Сармаш авылында дөньяга килә. Балачагы авыр булуга карамастан, бик тырыш була. Мәктәпне тәмамлагач, Ялдәк авылына килеп эшләп йөри башлый. Эшнең төрлесен татып карый: колхозда малчылык фермасында эшли, тимерлектә эретеп ябыштыру эше белән дә шөгыльләнә. Кулыннан килмәгән эше юк. Тимер эшен яратып, бик матур капкалар эшләргә өйрәнә, өйләренең һәрбер бизәген дә ул үз кулы белән зәвыклы итеп эшләп куйган. Әлеге вакытта Данис абый яшьлек хыялы – кортчылык белән шөгыльләнә. Мондый бик жаваплы эштә аның янында тугры тормыш иптәше Илүсә апа ярдәмләшә.

Аның пар канаты Илүсә Хаҗи кызы 1954 елның февраль аенда Ялдәк авылында дөньяга килә. Чибәр, тырыш кыз  Ялдәк авылында мәктәпне тәмамлагач, фермада савымчы булып, аннары мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыга.

Ике яшь йөрәк 1971 елда очрашып, чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Иртә таңнан кичкә кадәр эштә булып, йорт төзеп керәләр, ихатада мал-туар  асрый башлыйлар. Гаиләгә бәхет өстәп уллары Марсель һәм Илдус, кызлары Лиза, Илмира һәм Иринага гомер бүләк итәләр. Балаларына белем биреп, зур тормыш юлына чыгарга ярдәм итәләр. Әти-әниләре үрнәгендә алар да эшсөяр, тырыш, максатчан булып үсеп җитешә. Һәркайсының үз гаиләсе бар. Олы уллары һәм уртанчы кызлары Илмира гаиләләре белән Бөре  шәһәрендә яши. Олы кызлары Лиза Нефтекама шәһәрендә  урнашып, гаиләсе белән анда яши. Илдуслары  һәм кече кызлары Ирина, әти-әниләре яныннан ерак китмичә, Борайда тормыш коралар. Балалары туган нигезләренә еш кайтып, булышып торалар.

– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганы сизелми дә кала. Гомер үткән саен бергә яшәүнең кадерен ныграк аңлый башлыйсың, – диләр Шәймөхәмәтовлар.

– Кадерле әти-әниебез, сезне чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз. Безне – балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттегез. Ярты гасыр вакыт үтеп, күпме авырлыклар, сынаулар аша узып та, күңел халәтегез үзгәрмәгән. Туган йортыбызга сагынып, очып кайтабыз. Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты янса иде. Сез булганда без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! – дип, барлык балалары исеменнән, кызлары Илмира һәм Ирина ихлас йөрәктән чыккан җылы теләкләрен белдерә.

Бу йорттагы күркәм тормыш шулай кайтучы-китүчеләрне каршылап, озатып, үз җаена матур дәвам итә. Бердәм булып, тормыш җилләренә каршы торып, балалар һәм оныкларының уңышларына сөенеп яши Илүсә һәм Данис Шәймөхәмәтовлар.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: