

Бу дәвердә аңа төрле машиналарда эшләргә туры килгән. Бүгенге көндә ул район мәгариф бүлеге автобусында эшли. Мәснәви абый балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен, мәктәп укучыларын йөртә. Көненә дүртәр, имтиханнар вакытында алтышар рейс ясарга туры килә аңа.
Көн саен иртәләрен ул Дүсмәт авылы балаларын Борайга алып килә, ә соңыннан аларны кайтарып куя. Шофер балалар иминлеге, аларның гомере өчен җавап бирә, шунлыктан аңа сабырлык, игътибарлылык кебек сыйфатлар хас. Үзе йөрткән автобусы аңа бик ошый, бүгенге юллар да элеккеге белән чагыштырырлык түгел, ди ул. Аның техникасы һәрвакыт каралган, чиста, төзеклеген дә даими тикшереп тора. Водитель үз эшен җиренә җиткереп башкарса, пассажирлар да һәрвакыт канәгать дигән сүз.
Хезмәттәшләре дә аны ихтирам итә. Озак еллар биредә эшләп, хөрмәт яулаган Мәснәви абыйны “безнең аксакалыбыз, остазыбыз”, диләр.