Җәмгыять
29 октябрь 2021, 06:10

Каникуллар хәвефсез үтсен

Борайның барлык мәктәпләрендә дә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча максатчан эш алып барыла. Шулай, 28 октябрь көнне икенче санлы гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шәйдуллина чакыруы буенча 4нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Р.Рәхимова, С.Исламова) өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Диларә Гыйльманшина катнашлыгында «Хәвефсез каникуллар. Җинаять һәм административ җаваплылык. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү» темасына түгәрәк өстәл узды.

Каникуллар хәвефсез үтсенКаникуллар хәвефсез үтсен
Каникуллар хәвефсез үтсен

Мондый очрашулар беренче санлы мәктәпнең беренче сыйныф (Г. Мостафина) һәм өченче санлы мәктәпнең 2б сыйныф (Г.Гыйльфанова), 5а сыйныф (Г.Хөсниярова) укучылары өчен дә оештырылды. Аларның максаты булып балаларның хокук бозулар турында белемнәрен арттыру, хокук бозу төрләре һәм җәзалары белән таныштыру тора иде.

Әңгәмәләр вакытында балаларны РФ Административ хокук бозулар турында, РФ Җинаять кодекслары белән таныштырып, көзге каникуллар чорында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү эшләре алып барылды. Кыз һәм малайлар хокукка каршы гамәлләр нәтиҗәләре, җаваплылык булуы турында да искәртелде.

Диларә Гыйльманшина, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас