Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 16:27

Ак күңелле ак әби

Инде туксанны узган Наҗия әбигә күзләр тимәсен, хәтере ачык, акылы камил, хәрәкәтләре җитез. Өенең бөтен почмагы да аның куллары белән җыештырылган, чиста һәм пөхтә.

Ак күңелле ак әби
Ак күңелле ак әби

Наҗия Сәмигулла кызының тормыш юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Сугыш китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, җигелеп эшләүләр – болар барысы да аның башыннан үткән. Иске Тукран авылында колхозчылар гаиләсендә туа ул. Әтисе вафат булганда аңа нибары биш кенә яшь була. Тормыш арбасын ялгызы гына тарткан әнисе өч бала карап үстерә. Наҗия Сәмигулла кызы сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, олылар белән беррәттән торф чыгаруда, Уралмаш заводында, Березовский шәһәрендә эшли.

Березовский шәһәрендә эшләгән вакытта Тәтешле районы егете Зиннур белән очрашып, 1949 елда тормыш коралар. Уллары Мулланур туа. Ләкин, тормыш үз җаена гына бармый.  

Бераз вакыт үткәч, Наҗияне язмыш җилләре кире туган ягына парсыз гына кайтара. Шәһәрдән кайтып, колхоз эшендә эшли башлый ул. Улы Мулланур ул вакытта армия сафларында хезмәт итә. Озак вакыт Наҗия Сәмигулла кызына үзенә тиң пары булырдай кеше табылмый. Бервакыт Борайга мехотряд эшчеләре килә. Шунда Әхмәтзыя исемле кеше дә була. Алар бер-берсен очратып, матур тормыш корып җибәрәләр. Әхмәтзыяның дүрт баласы була. Наҗия ул балаларны әни урынына карап, укытып, зур тормыш юлына чыгара. Дөньялары түгәрәкләнде дигәндә, матур итеп яшәп ятканда, уллары  Борис фаҗигале вафат була. Тормыш иптәше дә авыр кайгыларны күтәрәлмичә, якты дөнья белән хушлаша.

Наҗия Сәмигулла кызы Борай лесопунктында 14-15 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Алдынгы тегүче була. Тырышлыклары, намуслы хезмәте өчен бик күп Рәхмәт хатлары, медальләргә лаек булган.

Хәсрәт-сынаулар да аямаган әбекәйне. Иң авыры – бердәнбер улын югалту ярасы күңелен әрнетә. Мулланур дүрт ел инде гүр иясе. Наҗия әбинең таяныр терәге – килене Әлфинә Муллаян кызы  һәрвакыт килеп, хәлләрен сорашып, күз-колак булып тора. Оныклары үз урыннарын табып, күркәм гаиләләр корып, тормыш көтәләр. Марсель тормыш иптәше Гөлшат белән  Вадим, Тимур исемле малайлар үстерәләр. Диларә тормыш иптәше Александр белән Диана һәм Данилга гомер бүләк иткәннәр. Оныкчыклары да дәү әниләренең изге теләкләрен, төпле киңәшләрен алып үсә. Наҗия әбинең бертуган сеңелесенең кызы Нәзилә дә хәлләрен белешеп кенә тора.

Тормышның бар ачысын-төчесен, табыш-югалтуларын күргән әби бүгенге көндә бәхетле картлык кичерә. Ул үз аякларында йөреп тора, мунчасын да ягып керә, матур-матур гөлләр үстерә, пешеренергә ярата, эшсөючән, җитез, йөзе ачык, күңеле күтәренке, тыйнак, сабыр. Ходай биргән саулыгына шөкерана кылып, игелекле килен, оныклар кадер-хөрмәтендә яши Наҗия әби.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: