

Петр I чорында Русия империясе халкын исәпкә алу 1718 елның 26 ноябрендәге Петр I боерыгы нигезендә башлана. Бу халык санын алу гомум булмаган, мәгълүматны да статистика өчен җыймаганнар. Салым җыяр өчен хуҗалыклар һәм милекне яисә хәрби ихтыяҗлар өчен ир-атларны исәпкә алганнар. Аларның максатлары заманча статистикадан ерак булган.
Русиядә беренче гомумхалык санын алу 1897 елда узган. Аның инициаторы бөек сәяхәтче һәм галим-энциклопедист Петр Петрович Семенов-Тян-Шанский булган. Халык санын алу сораулары илнең социаль-демографик портретын (эш белән тәэмин итү һәм белем бирү дәрәҗәсе, туучылар һәм үлүчеләр санын) “күрү” өчен төзелгән. Статистлар милек турында мәгълүматларны җыймаган, аларның максаты салым түләүчеләрне исәпкә алу булмаган. Бу җәһәттән халык санын алу 1897 елдан бирле үзгәрмәгән.
1885 елда Русиядә «Русия империясенең гомумхалык санын алу турында нигезләмә»не раслыйлар. Барлык халыкны да исәпләргә булганнар. Сораулар аз булган: тулы исеме, җенесе һәм яше, физик җитешсезлеге турында билге, хуҗалык һәм гаилә башлыгына кем булып туры килүе, никахта торамы, нинди катламга карый, кайда туган, кайда язылган һәм яши, дине, белеме һәм туган теле, төп эше һәм башка шөгыле. Халык санын алуны оештыру зур тырышлык һәм көйле эш таләп иткән. Дөньяның иң зур илләреннән берсе булган илнең халык санын бер көндә исәпкә алу бурычы торган. Халык санын алу вакытында Русия империясенең халкы 125,6 млн кеше тәшкил иткән, ә Русиянең хәзерге территориясендә 67,5 млн кеше яшәгән.
Халыкның тормыш-көнкүрешен колачлау буенча мәгълүмати һәм киңкырлы вакытлы хөкүмәт тарафыннан үткәрелгән 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу тора. Халык санын алуның шәхси карточкалары, нигездә, илнең теләсә кайсы гражданины өчен шәҗәрәсен тикшерә башлап җибәрү өчен башлангыч нокта булып тора. Уфа губернасының биш өязе буенча (хәзерге Башкортстанның күпчелек районнары) 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу карточкаларына «Башархив» сайтында керү мөмкинлеге ачылган.
Киләсе халык санын алу 1920 елда узган. Бу гаять зур статистик вакыйга була. Ул елда халык санын алу белән беррәттән авыл хуҗалыгы исәбен алу һәм сәнәгать предприятиеләрен исәпкә алу үткәрергә дигән карарга килгәннәр. Илдә Гражданнар сугышы бара, шуңа күрә халыкның 75 проценты гына исәпкә алына, шулай ук кайбер төбәкләр үзәк хакимиятнең контролендә дә тормаган була. 1926 елгы беренче Бөтенсоюз халык санын алу Русия халкының сизелерлек – 100,9 млн кешегә кадәр артуын ачыклый, шуларның 17,2 проценты шәһәрләрдә яшәгән.
Киләсе Бөтенсоюз халык санын алу ике ел ара белән уза. 1937 елгы халык санын алу нәтиҗәләре ил җитәкчелеген канәгатьләндерми. Статистиклар СССРда нибары 162 миллион кеше исәпләгән, шул ук вакытта рәсми мәгълүматларга караганда, 1934 елда ук илдә 168 млн кеше яшәгән. Өч елдан соң халык артыр һәм 170 миллион кешедән дә ким булмас дип көтелгән булган. 1937 елгы халык санын алу РСФСРда 104,9 миллион кеше исәпләнүен ачыклаган. 1939 елда исәпкә алуны инде башка кешеләр үткәргән. Үзәк статистик идарәнең элеккеге составы репрессиягә эләгә, ә исәпкә алу битләренең сораулары күпкә кими. Мәсәлән, дин турындагы сорау юкка чыга. Моңа гаҗәпләнәсе юк: 1937 елгы «дефектлы» халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 56,7 проценты үзләрен диндар дип атаган. 1939 елның гыйнварында шәһәрдә 7 көн, ә авыл җирлегендә 10 көн дәвамында барган халык санын алу үткәрелә. Әлеге сан алу мәгълүматларын тулысынча эшкәртергә Бөек Ватан сугышы комачаулаган, шулай да аның мәгълүматларын планлаштыру өчен куллана алганнар. Чираттагы Бөтенсоюз халык санын алуны бары тик 20 елдан соң, 1959 елда гына үткәрә алалар. Бу халык санын алу механикалаштырылган була, статистиканың чын технологик алга китеше. Алга таба статистика ул кадәр ачык булмый: әгәр 1970 елгы халык санын алу нәтиҗәләре 7 томда киң басылып чыккан булса, 1979 елгы мәгълүматлар җәмәгатьчелек һәм белгечләргә бары тик бер китапта гына ачык була. Калган 18 китап халык санын алу нәтиҗәләре белән «хезмәттән файдалану өчен» генә була. Соңгы советлар халык санын алу 1989 елгы Бөтенсоюз халык санын алу була, анда торак шартлары турында сораулар да кертелә.
Яңа Русиядә нибары ике халык санын алу уза. 2002 елда халык санын алу Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм халыкара статистик оешмалар тәкъдимнәрен исәпкә алып үткәрелә. Беренче тапкыр Русиядә халык санын алу вакытында илдә булучыларны гына түгел, ә озак вакытка чит илгә командировкаланган кешеләрне, шулай ук Русиядә бер елга кадәр вакытлыча яшәүче чит ил кешеләрен дә санаганнар. 2010 елгы халык санын алу барлык халыкара стандартларга һәм методикаларга туры килде, ул безнең өчен статистик мәгълүматның иң төгәл һәм тулы чыганагы булып тора. Статистиклар демографик һәм икътисадый күрсәткечләргә таянып эш итә. Узган 11 ел эчендә тормышыбыз ничек үзгәрүен 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу күрсәтәчәк.
Эльза Зарипова, район хакимиятенең архив эшләре секторы мөдире.