Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2021, 11:32

Алардан тормыш сөючәнлек бөркелә

Камилән авылында Сафиуллиннар гаиләсе яшәгән өй  ямьле елга буенда урнашкан. Элегрәк анда аларның сөт җитештерүче гаилә фермасы да булган. Алар зур ихатада күпләп мал, кош-корт асрап, матур, мул тормышта яшиләр.

Алардан тормыш сөючәнлек бөркелә
Алардан тормыш сөючәнлек бөркелә

Гаилә башлыгы – Хадим Сафиуллин күпбалалы гаиләдә төпчек бала булып үсә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач та басу эшендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөри.  Армиядә хезмәт итеп кайткач, тракторчы, комбайнчы  булып эшли. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик һөнәрен үзләштерә һәм баш инженер булып хезмәт юлын башлый. Әти-әнисе янына булырга дип, авылда эшләргә кайта.

Башта инженер булып эшләсә, соңрак рәис, аннан фермерлык эшенә алына. 

2020 елга кадәр үзләренең фермер хуҗалыгын булдырып, терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Әле үзләренең пилорамасында халыкка хезмәт күрсәтә.

Хадим Ризван улы туган авылы өчен бик күп тырышлыкларын сала. Камилән авылының юбилеен үткәрүдә оештыручы булды.

Тормыш иптәше Фируза Әсгать кызы белән гаилә корып, 29 ел матур тормыш алып баралар. Фируза апа Үзбәкстанда туган. Әти-әнисе Яңа Ялдәк авылыныкы, алар өйләнешеп, Үзбәкстан якларына чыгып киткән булалар. Һәм биредә 14 еллап гомер итеп, кире туган якларына кайталар. Фируза апа күпбалалы гаиләдә үсә. Яңа Ялдәк мәктәбен тәмамлап, һөнәри училищеда укып, пешекче һөнәрен үзләштерә. Колхозда эшли.

Фируза белән Хадим Сафиуллиннар дүрт балага гомер, тәрбия биргәннәр. Олы уллары Айнур бәләкәйдән үк туган авылы кырларында иген игә, кышын терлекчелектә эшли. Авиация техникумында укып чыга. Тормыш иптәше Чулпан белән Рита һәм Илназны үстерәләр. Ул юл төзү һәм ремонтлау идарәлегендә эшләп йөри. Кызлары Разалия бәләкәйдән үк җыр-моңга гашыйк булып үскән, әлеге вакытта Нефтекама дәүләт филармониясендә җырчы-солист. Тормыш иптәше Айдар белән үзаллы  тормыш көтәләр. Уртанчы уллары Артур тормыш иптәше Гөлфия белән бәләкәч Мәрьямне үстерәләр. Төпчекләре Ризван Уфада икътисад көллиятендә белем ала.

Бар яктан да уңган Сафиуллиннар гаиләсе тырышып эшли дә, матур итеп яши дә белә. Алар авылга үрнәк, балалары-оныкларының горурлыгы.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: