Җәмгыять
5 октябрь 2021, 09:30

Иң кирәкле һөнәр иясе

Укытучы – һәрберебез күңелендә иң олуг, хөрмәтле исемнәрнең берсе. Ул балаларга белем ачкычы бирә, кешеләрне кеше итә, олы юлга чыгара. Укытучы булыр өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, иман кирәк. Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп бусагасын атлап кергән көннән башлана.

Иң кирәкле һөнәр иясеИң кирәкле һөнәр иясе
Иң кирәкле һөнәр иясе

Үз һөнәрен яратып, аңа тугры  калып, 32 ел укытучы булып эшләүче Зилә Назыйф кызы шушы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше. Зилә Садикова  үзенең яраткан укытучысына охшарга тырышып, Борай мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый, Уфада индустриаль педагогик техникумда  белем алгач, Бөре педагогия институтының башлангыч сыйныф укытучылары факультетында читтән торып укый. Борайда туып-үскән кыз хезмәт юлын Колай тугызъеллык мәктәбендә башлап җибәрә. Районда беренче тапкыр үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсында катнашып, өченче урынны яулый. 

Әлеге вакытта да Колай мәктәбендә матур, ремонтланган бинада алты балага белем бирә ул. Авыл клубы белән берләктә төрле чараларда актив катнаша. Мәктәпнең элеккеге укытучылары белән очрашып, бәйрәмнәр үткәреп торалар. 12 ел сайлау комиссиясендә эшли.

Мәктәп хезмәткәрләренә бар эшне үзләренә башкарырга туры килә. Шуңа да тормыш иптәше Ирек Шәрифҗан улының  ярдәме зур. Тирә-якны матурлау, чәчәкләргә күмеп, чүпләрен чабып, мәктәп ихатасын гел чистартып, җимерелгән коймаларын тотуда нык ярдәм итә. Зилә Назыйф кызы балаларның ата-аналарына да бик нык рәхмәтле. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Үз һөнәрен яхшы белүче, балалар белән уртак тел табучы чын укытучы ул. Хезмәттән ямь табып яшәүче Зилә Садикова бик күп Рәхмәт хатларына, грамоталарга лаек булган.

Гаиләсенә килгәндә, тормыш иптәше белән ике балага – кызлары Эльвина һәм уллары  Илнарга гомер, тәрбия биреп олы юлга чыгарганнар. Хәзер инде алар үзаллы тормыш көтәләр, балалар үстерәләр.

Укытучы юлын сайлаганына Зилә Назыйф кызы һич үкенми, чөнки эшен бик яратып башкара, укучыларына ягымлы карашы белән “улым”, “кызым” дип кенә эндәшә, укытып чыгарган укучылары өчен көенә дә, аларның яхшы хәбәрләренә сөенә дә ул.

Менә шундый гади, сабыр, үз эшенең остасы ул Зилә Назыйф кызы.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас