Җәмгыять
1 октябрь 2021, 05:15

Бергә үткән гомернең кадерен белеп

Борай авылында яшәүче Альфира һәм Фирдәвис Васиковлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Гап-гади эшчеләр алар. Гади һәм гадәти гаилә. Әмма һәр гаиләнең тормышы, көнкүреше, яшәеше үзенә генә хас холкы бар, шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре дә җитәрлек. Гади булып күренгән берәү кабатланмас шәхес булып чыга, моны аңлап чын күңелдән сөенәсең. Бу юлы да шулай булды. 

Бергә үткән гомернең кадерен белепБергә үткән гомернең кадерен белеп
Бергә үткән гомернең кадерен белеп

Гаилә башлыгы Фирдәвис абый Каразирек авылында туып-үскән. Әтисе Вәри Бөек Ватан сугышында катнаша, каты яраланып, икенче группа инвалид булып кайта. Әнисе Тәгъзимә гомер буе колхоз эшендә була. Биш балалы ишле гаиләдә Фирдәвис дүртенчесе. Каразирек сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, өч ел колхозда көч сала. Борайда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, Свердловск өлкәсенә чыгып китә.

Альфира апа да Каразирек авылыннан. Кортчы Фәнит белән Рәйфә гаиләсендә туган ул. Үз вакытының билгеле кешеләре, умартачы нәселеннән, гомер буе бал кортлары караганнар, “бал бабай, бал әби” дип йөрткәннәр аларны. Шул уңган гаиләдә дүрт сабый үскән, иң олысы – Альфира апа. “Бик тәртипле иде әти белән әни, – дип искә ала ул. – Эшкә өйрәтеп үстерделәр”. Туган авылы мәктәбендә сигез классны укып, 9, 10 классларны Борай беренче санлы мәктәбендә тәмамлый. Альфира апа, бер туганы киңәше белән, Свердловск өлкәсенә чыгып китә, анда төзелештә эшли. Фирдәвис Альфира янына килеп йөри, алар арасында Каразирек авылында ук туган дуслык биредә ныгый гына, Васиковлар гаиләсе дә монда туа. Олы уллары Эдуард та Свердловскийда дөньяга аваз сала. Башка төрле мәдәният, гореф-гадәтләр күңелләренә ятмый яшь гаиләнең, туган як та үзенә тарта һәм 1974 елда Фирдәвис абый белән Альфира апа Борайга кайтып төпләнәләр. Фирдәвис Вәри улы хезмәт эшчәнлеген тимер-бетон заводында слесарь булып башлый. Уңган хезмәткәрне җитәкчелек тиз күреп ала, башта механик итеп куялар, аннары производство начальнигы вазыйфасына үрләтәләр. 37 ел буенча, хаклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куя ул. Борайга кайткач, гаиләне тулыландырып, тагын ике уллары Эльмир һәм Эльнур туа. Ишле гаиләгә ике бүлмәле фатир бирәләр, аннары үз тырышлыклары белән йорт салып чыга Васиковлар. Альфира апа икенче санлы балалар бакчасына эшкә урнашып, 30 ел биредә эшләп, лаеклы ялга чыга. Бу елларны аерым җылылык белән искә ала: “Коллектив бик дус тату иде, бер-беребезне аңлашып эшләдек. Әле дә аралашып торабыз,” - ди ул.

Менә инде 50 ел дәвамында кулга-кул тотынышып, гаилә учагын ялкынландырып яшәтә Фирдәвис абый һәм Альфира апа. Бу еллар эчендә ниләр генә кичермәгән бу ике яр. “Иң беренче чиратта, кайнатам белән кайнанама рәхмәтлемен, миңа шундый булдыклы ул үстереп биргәннәре өчен. Алар бик уңган кешеләр иде. Гомер буе мал асрадылар. Кайнатам тегүче иде. Ул, каты яраланган булса да, үзен беркайчан да жәлләтеп, кул кушырып утырмады. Тирә-як авыллардан килеп туң тектерәләр иде, ә җәй көннәрендә урманда үлән җыйды. Кайнана мич ашына бик оста иде”, - ди Альфира апа.

Уллары да, әти-әниләренә охшап, уңганнар, булганнар. Туган Борайларында үз гаиләләре белән дөнья көтәләр. Фирдәвис абый һәм Альфира апа уллары, киленнәре, оныклары белән тату яши. Алар җиде оныкка яраткан дәү әти һәм дәү әни. Йорт-җирләре матур, төзек, килеп керү белән ниндидер җиңеллек, чисталык биләп ала күңелне. Һәм алар белән сөйләшә башлагач аңлыйсың, нинди җиңеллек икәнен – алар икесе дә аңлата алмаслык ачык, чиста, шат күңеллеләр, көләч йөзлеләр. 18, 19 яшьлек (үзләре әйтмешли сабый гына) булып зур тормышка аяк басып, бер-берсенә тугрылык анты биреп, 50 ел гомерне 50 көн итеп бергә кичереп, әле дә бер-берсенә җылылык, мәхәббәт белән караган бу парга сокланмый калу мөмкин түгел. Альфира апа шулкадәр назлы итеп Фирдәвис абыйга “Федякаем” дип дәшүе, минем өчен, аларның бер-берсен якын итүнең, араларында чын мәхәббәт булуы билгесе булды.

Ярты гасырлык парлы гомернең сере нидә дигән сорауга алар парлашып: “Сабырлык – сары алтын. Бер-береңне тыңлап, ишетеп, бер-береңә юл куеп, аңлашып яшәүдә. Әлбәттә, тазалык кирәк. Ә барыннан да мөһим, Ходай гомер, сәламәтлек биргән безгә”, – диләр алар язмышларыннан канәгать булып.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас