Җәмгыять
30 сентябрь 2021, 11:25

Иганәчелек – күңел эше

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев даими гражданнарны кабул итүләр оештыра. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – район хакимияте эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе, мондый кабул итүләр килеп туган кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм хәтта көнкүреш проблемаларына оператив рәвештә җавап бирү мөмкинлеге бирә. Кабул итүләр барышында район халкының проблемалары тикшерелә һәм аларның чишелү юллары эзләнә. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле консультатив ярдәм күрсәтелә. Шундый очрашуларның берсендә район хакимияте башлыгына торак шартларын яхшырту буенча авыр финанс хәлендә калган Азат Мәхмүтов мөрәҗәгать итте.

Иганәчелек – күңел эшеИганәчелек – күңел эше
Иганәчелек – күңел эше

Азат – беренче төркем инвалид. Үз көче белән генә өй салып чыгу аңа мөмкин түгел. Тик 131нче санлы федераль закон нигезендә, район хакимияте гражданнарга финанс ярдәме күрсәтергә хокуклы түгел, моның өчен торак шартларын яхшырту буенча махсус программаларда катнашырга кирәк. Рушан Кадим улы, Азатның соравын җавапсыз калдырмады. Ул Азатка ярдәм итү үтенече белән якташыбыз, эшкуар Рәмзил Низамутдиновка мөрәҗәгать итте. Рәмзил Рәвил улы райондашының авыр хәленнән читтә кала алмады, 30 сентябрь көнне район хакимиятенең актлар залында, Азат белән шәхсән очрашып, матди ярдәм күрсәтте. Киң күңелле, ярдәм итәргә әзер якташларыбыз, әлбәттә, хөрмәткә лаек.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас