

Ул чакта, 2004нче елның 1 нче сентябрендә, яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән кайгы-хәсрәт килүен сизмичә Белем көненә мәктәпкә җыелганнар. Җинаятьчеләр 1нче мәктәпкә үтеп кереп укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн буе 1181 кешене бикләп тоталар. Әлеге террористик актның нәтиҗәсе бик аяныч – 350дән артык кешенең үлеме, бу исә шәһәр халкының 1 процентынын тәшкил итә. Һәлак булучылар арасында тоткыннар гына түгел, тыныч яшәүче халык, хәрби хезмәткәрләр дә булган. Бу терактның аеруча фаҗигасе шунда, нигездә, балалар һәм хатын-кызлар һәлак булган. Үлүчеләрнең яртысы балигъ булмаган затлар, 500дән артык кеше яраланган.
Бүген, Беслан һәм барлык террор актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алып, без терроризмга, милли һәм халыкара терроризмга каршы тору ниятебез белән бердәм. Толерантлык һәм бер-береңне хөрмәт итү генә терроризмның социаль базасының үсүен кисәтү һәм җинаятьчеләрнең җәмгыятьтә ярдәмгә өметләреннән мәхрүм итү мөмкинлеге бирәчәк. Бу-экстремистлык кәефләрен кисәтүнең иң яхшы ысулы.
Терроризм – аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәтта бөтен бер илгә янарга мөмкин. Зур шәһәрләрдә, авыл җирендә дә, терроризм белән бәйле очраклар еш кабатланып тора.
Без катлаулы чорда яшибез. Илдә дә икътисади тотрыксызлык саклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаятьчелек тә, терроризмга да җирлек арта. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала.
Исламның традицион булмаган юнәлешләрен пропагандалаучы, кисәк кенә дингә кереп киткән, даими яшәү урыны булмаган, гомумән, киеме, үз-үзен тотышы, аралашуы белән шик уяткан кешеләрне очратканда, кичекмәстән, район полиция бүлегенә хәбәр итүләре сорала.
Авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр дә шундук күзгә ташлана, монда һәркемнең игътибарлы булуы сорала. Районыбыз халкы бер-берсен танып белә, бигрәк тә өйләргә кереп сорашып йөрүчеләр, авыл җирендәге буш йортлар белән кызыксынучылар, төрле мәгълүмат язылган листовкалар таратып йөрүчеләр булса, кичекмәстән 02 яки 112 номерларына шалтырату кирәк. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында, эш урыннарында калдырылган иясез, таныш булмаган шикле әйберләргә кагылмау шарт. Шартлаткычлар төрле формада – тартма, пакет эчендә дә, компакт-диск форматында да булырга мөмкин, теләсә кайда калдырган телефон, сәгать механизмына охшаган предметлар кешедә шик уятырга тиеш. Шикле әйбергә юлыккан очракта, кичекмәстән, полиция бүлегенә хәбәр итү һәм алар килгәнче, бу урыннан китмәү, башкаларның да әлеге предметка кагылмауларын сорау таләп ителә.
Ата-аналар да балаларының нәрсә белән кызыксынуын даими күзәтеп торсыннар иде. Бала нинди интернет сайтларда утыра, кемнәр белән, нинди темаларга аралаша – болар игътибардан читтә калмасын иде. Балалар көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен әйбәт белергә тиешләр. Безгә хәвефсезлек чараларын тагын да камилләштерергә кирәк.
Шикле әйберләр табылган яки террорчылык актлары янаган очракта кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә 8(34756) 2-13-02 телефон номеры аша хәбәр итүегез сорала.