Җәмгыять
30 август 2021, 06:55

Күпфункцияле үзәк үзенең 10 еллык юбилеен билгеләде

Бу елның 17 августында Башкортстан Республикасының күпфункцияле үзәге 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Күпфункцияле үзәкнең Борайда ачылган беренче көненнән башлап Айсылу Мөгаллимова һәм Юлия Миңнеголова эшли. Бу кызларга 2017 елда Юлия Әмирова кушыла. Шушы гүзәлләр үзәктәге барлык башлангычларның башында торып, коллективка яңа кушылган кызларга ярдәмгә килеп, эшнең үзенчәлекләре белән таныштырып барган уңганнар. Күпфункцияле үзәкнең бүгенге җитәкчелеге дә, бирегә нинди дә булса йомышы белән килүчеләр дә алар турында һәрчак яхшы сүзләр генә әйтә. Гомумән, үзәктәге һәр хезмәткәр бары тик мактауга гына лаек.

Күпфункцияле үзәк үзенең 10 еллык юбилеен билгеләдеКүпфункцияле үзәк үзенең 10 еллык юбилеен билгеләде
Күпфункцияле үзәк үзенең 10 еллык юбилеен билгеләде

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге «бердәм тәрәзә» принцибы буенча Башкортстан Республикасы халкына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәкләштереп күрсәтү өчен төзелгән коммерцияле булмаган оешма булып тора. Күпфункцияле үзәк үз эшчәнлеген РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге 1376 санлы карары белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның уңайлылыгы һәм һәркем файдалана алырлыгы таләпләренә туры китереп башкара.
Эшчәнлекнең төп максаты – «бердәм тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне үзәкләштереп күрсәтүне оештыру. Республиканың күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу гражданнарның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар белән элемтәләре булмау, аларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның мөмкин кадәр уңайлы булуын тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү хисабына административ киртәләрнең кимүе белән характерлана.
Безнең районда күпфункцияле үзәк бүлеге 2015 елның ноябрендә ачылды. Бүгенге көндә монда районда яшәүчеләргә социаль тәэмин итү, гражданлык-хокукый статусы, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, эшкуарлык һәм хакимият органнары белән ведомствоара хезмәттәшлек юнәлешләре буенча ике йөздән артык хезмәт күрсәтелә.
Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләренең эше нәтиҗәсендә борайлыларның тормышы тагын да уңайлырак булды. Шушы алты ел эчендә күпфункцияле үзәкнең Борайдагы бүлекчәсе хезмәткәрләре һөнәри осталыклары, җаваплылыклары, килүчеләргә игътибарлы булуы аркасында район халкының хөрмәтен яулады.
Күпфункцияле үзәкнең Борайда ачылган беренче көненнән башлап Айсылу Мөгаллимова һәм Юлия Миңнеголова эшли. Бу кызларга 2017 елда Юлия Әмирова кушыла. Шушы гүзәлләр үзәктәге барлык башлангычларның башында торып, коллективка яңа кушылган кызларга ярдәмгә килеп, эшнең үзенчәлекләре белән таныштырып барган уңганнар. Күпфункцияле үзәкнең бүгенге җитәкчелеге дә, бирегә нинди дә булса йомышы белән килүчеләр дә алар турында һәрчак яхшы сүзләр генә әйтә. Гомумән, үзәктәге һәр хезмәткәр бары тик мактауга гына лаек.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас