

Мазһар абый Абзай авылында гади колхозчылар гаиләсендә биш бала арасында туып-үскән. Иң олысы булгангадыр, әти-әнисенең ярдәмчесе булып, эшкә бәләкәйдән үк сынала башлый. 8нче сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә урнаша. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң да, яңадан колхозда эшен дәвам итә. Соңыннан май-сыр заводында сөт ташу машинасында водитель була. Барлыгы 47 ел стажы бар аның.
Фидәлия Әмирҗан кызы Кушманак авылында күпбалалы гаиләдә үсә. Әтисе җаваплы вазыйфаларда эшли. Әлеге вакытта аңа 94 яшь. Көн дә хәлен белешеп торалар.
Фидәлия апа медицина училищесында белем алып, фельдшер булып эшли. 35 ел һөнәренә тугры калып, лаеклы ялга чыга.
Сәгъдиевлар кайда гына эшләсәләр дә, гел алдынгылар рәтендә булалар. Моны күп тапкырлар бирелгән Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары дәлилли.
Алар бер малай һәм кызга гомер бүләк иткән. Аларга матур тәрбия биргән соклангыч әти һәм әни. Уллары Динар үз тормышлары белән Уфада яши, ике кыз үстерәләр. Бөре педагогия институтында белем алган. Хәзер инде үзләренең автосервисларын булдырып, тырыш хезмәт итәләр. Кызлары Чулпан да үзаллы тормыш көтә, ире белән ике малай үстерә. Фармацевт булып эшли. Балалар һәрвакыт әти-әнисенең хәлләрен белешеп, еш булышып кайтып йөриләр.
Уңган, хәстәрлекле хуҗабикә белән хуҗаның ямьле өйләре, җиләк-җимеш, чәчәкләр бакчасы һәркемгә өлге булырлык. Алар мал асрый, кош-корт карый. Фидәлия ханым бәйләргә, тегәргә дә бик оста.
Шат күңелле, көләч йөзле, бер-берсенең хәлен, уй-фикерләрен күз карашларыннан аңлап торган бу парның бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре дә матур булсын.